16+

Оттырсак та, өмет бар...

«Рубин» футбол клубы кышкы тәнәфестән соңгы уеннарын җиңелүдән башлап җибәрде. Европа лигасы кысаларында Мәскәүнең Лужники стадионында үткән Грециянең «Олимпиакос»ы белән уенда Корбан Бердыев шәкертләре җанатарларын шатландырырлык нәтиҗәгә ирешә алмады. Әллә, кар яумаса да, хөкемдарлар сайлаган кызыл туп ошамады, әллә тернәкләнеп җитмәгәннәр, белмәссең. Көндәшләрнең исә уен тәҗрибәсе бар. Ни дисәң дә,...

Оттырсак та, өмет бар...

«Рубин» футбол клубы кышкы тәнәфестән соңгы уеннарын җиңелүдән башлап җибәрде. Европа лигасы кысаларында Мәскәүнең Лужники стадионында үткән Грециянең «Олимпиакос»ы белән уенда Корбан Бердыев шәкертләре җанатарларын шатландырырлык нәтиҗәгә ирешә алмады. Әллә, кар яумаса да, хөкемдарлар сайлаган кызыл туп ошамады, әллә тернәкләнеп җитмәгәннәр, белмәссең. Көндәшләрнең исә уен тәҗрибәсе бар. Ни дисәң дә,...

«Рубин» футбол клубы кышкы тәнәфестән соңгы уеннарын җиңелүдән башлап җибәрде. Европа лигасы кысаларында Мәскәүнең Лужники стадионында үткән Грециянең «Олимпиакос»ы белән уенда Корбан Бердыев шәкертләре җанатарларын шатландырырлык нәтиҗәгә ирешә алмады. Әллә, кар яумаса да, хөкемдарлар сайлаган кызыл туп ошамады, әллә тернәкләнеп җитмәгәннәр, белмәссең. Көндәшләрнең исә уен тәҗрибәсе бар. Ни дисәң дә, Греция чемпионатында «урак өсте».
Уен тыныч темпта башланып китте. Беренче таймның 0:0 исәбе белән тәмамлануы да моңа ачык дәлил. Уенның икенче өлешенә «Рубин» үзенә хас булган бер һөҗүмчеле уен схемасын сайлады. Корбан Бердыев Владимир Дядюнны Ансальди белән алыштырды. Икенче таймның 71 нче минуты «Рубин» уенчыларын уятып җибәрде. Давид Фустер керткән голны казанлылар көтмәгән иде булса кирәк. Фустер типкән тупны рубинлы ярымсакчы Бибрас Натхо туктатып калырга тырышса да, туп, хыянәтчеләрчә, перекладинага бәрелеп, капкага очты. Моңа кадәр тыныч тактика сайлаган Казан командасы хәзер бөтенләй уеннан төшеп калыр дип уйладылар, әмма тәҗрибәле Төркия җыелма командасы вәкиле Гёкдениз Карадениз командага өмет бирде. 72 нче минутта ук «Олимпиакос» капкачысы Болаж Медьери белән бергә-бер чыгып, капкачыны «соңгы өмет фолына» мәҗбүр итте. Сербия хөкемдары Милорад Мажич капкачыны, кызыл карточка күрсәтеп, уеннан чыгарды, кунаклар капкасына пенальти билгеләп, казанлыларга исәпне тигезләргә менә дигән мөмкинлек бирде. Казанлыларны үпкәләткән Греция командасының кыр уенчысы Давид Фустер капкачы Рой Кэроллга алыштырылды. Пенальтида данлыклы «Манчестер Юнайтед» командасының элеккеге капкачысы сынатмады. Үз капкасын саклап калмаган Бибрас Натхо көндәшләр капкасына 11 метрдан гол кертә алмады.
Уен ахырына кадәр башка гол кертелмәде. Казанлыларга Пирейда үтәчәк җавап матчында җиңүдән башка чара калмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading