16+

Паспорт ал да бушлай футбол кара

17 май «Казан-Арена» стадионында Казан «Рубин»ы Мәскәүнең ЦСКА командасы белән очраша. Россия футбол премьер-лигасы матчын бушлай карау мөмкинлеге дә бар. Моның өчен нибары җанатар паспортын (FAN-ID) гына ясатырга кирәк. Шунда ук билетны да кулыңа тоттыралар.

Җанатар паспорты олыларда гына түгел, балаларда да булырга тиеш. 14 яше тулмаган балалары өчен паспортны ата-аналары тутыра ала. Документны Бауман урамындагы «Родина» кинотеатрында һәм Четаев урамы, 10нчы йорт адресы буенча алып була.

«Рубин» - ЦСКА матчы - Конфедерация Кубогы алдыннан сынау матчы. Ягъни бу көнне тамашачыларны кертү, шәһәр транспорт схемасын төзү кебек җаваплы хезмәтләрне җайга салалар. Җанатар паспортына анкетаны www.fan-id.ru сылтамасы буенча да тутырып була. Җанатар паспорты алган кешеләр матч көнне җәмәгать транспортыннан бушка файдалана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading