16+

Питер командасы янә УНИКСның борынына чиртте

Санкт-Петербургта узган ВТБның Бердәм лига чемпионатында Питерның «Спартак» командасы Казан УНИКСын 84:68 исәбе белән отты. Шулай итеп, бу уенда УНИКС «Спартак» тарафыннан икенче мәртәбә җиңелде.

Россия клублары өчен быелгы сезонның үзенчәлеге - ВТБ Бердәм лигасының күпчелек матчларында ПБЛ даими чемпионаты зачетына да язылып барачак. «Спартак» һәм УНИКС арасындагы уен да шундыйлардан булды. Казан командасы бу юлы, Костас Каймакоглу травма аркасында уйный алмаганлыктан, көчсезләнгән иде. Ул Санкт-Петербургка хәтта оча да алмаган. Шулай ук матчта катнашырга тиеш булган Владимир Веремеенко да паркетта күренмәгән. Уенның уңышсызлыгына, бәлки, УНИКСның 8 көн аралыгында инде өченче уенын читтә уздыруы да сәбәпче булгандыр.
УНИКСның киләсе уены 16 гыйнварда булачак, алар Европа Кубогының икенче төркем турниры кысаларында «Баскет-холл»да алманнарның «Ульм» командасы белән очрашырга әзерләнә. Бу сезонда Евролига квалификация турнирының беренче очрашуында УНИКС әлеге команданы бер җиңгән иде инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading