16+

Радик Сәлахов: "Уңыш нигезенең 30 %ы — талант, 70е — тырышлык"

"Тыйнак. Һәм йолдыз чире белән чирләмәскә кирәк. Иң кирәге шулар. Зур җиңүләрдән соң булып ала ул шундый мизгелләр. Аннары уйламаганда гына җиңелеп куюың да бар" - көрәшче Радик Сәлахов Интертатка биргән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Радик Сәлахов: "Уңыш нигезенең 30 %ы — талант, 70е — тырышлык"

"Тыйнак. Һәм йолдыз чире белән чирләмәскә кирәк. Иң кирәге шулар. Зур җиңүләрдән соң булып ала ул шундый мизгелләр. Аннары уйламаганда гына җиңелеп куюың да бар" - көрәшче Радик Сәлахов Интертатка биргән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

«Мин алты яшьтән келәмдә. Ул вакытта мәрхүм әти авылда тренер булып эшли башлаган чор иде. Мине үзенә ияртеп, җитәкләп спортзалга алып килде, шуннан бирле мин көрәштә. Энекәшем Рөстәм дә хәзер Әлмәт командасы данын яклый. Мәрхүм әти дә көрәшче иде, бабайлар да, абыйлар да көрәшкән, хәзер безнең чират. Көрәшчеләр нәселеннән бит без», — дип сөйләп китте ул.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясендәге җиңүен дә ул әтисенең истәлегенә багышлаган иде. «Бу җиңүемне әтиемә багышлыйсым килә», — дигән иде Радик цирк аренасы уртасында чемпион билбавын иңенә аскан килеш. Көрәшче, тренер, батыр уллар әтисе Сирин Сәлахов узган елны бакыйлыкка күчте.

«Без көрәшчеләр нәселеннән», — дисә дә, талант белән тырышлык арасында ул барыбер дә тырышлыкка өстенлек бирде.

— Нәселдән булуы да кирәк, әйе. Тик иң мөһиме — күп һәм ныклы әзерлек. Әзерлек булмаса, син көрәшә алмыйсың да ул. Икесе дә кирәк инде. Шулай да тырышлык күбрәк булырга тиеш. Минемчә, 30 %ы — талант, 70е — тырышлык.

— Ә сыйфатларга килгәндә? Көрәшче нинди булырга тиеш?

— Тыйнак. Һәм йолдыз чире белән чирләмәскә кирәк. Иң кирәге шулар. Зур җиңүләрдән соң булып ала ул шундый мизгелләр. Аннары уйламаганда гына җиңелеп куюың да бар. Йолдыз тоту белән мавыкмаска кирәк.

«Раилгә каршы дип кенә әзерләнмим»
Радик Сәлахов — хәзерге көндә көрәштә үз йөзен булдыра алган, танылган көрәшчеләрнең берсе. 130 кг үлчәү авырлыгында Раил Нургалиев, Муса Галләмов кебек көрәшчеләргә көчле конкуренция күрсәтүче көрәшче дә — Радик Сәлахов. Аның 2020 елда Татарстан беренчелегендә Раил Нургалиев белән яртышар сәгать җир җимертеп көрәшүен, ә финалда Муса Галләмовтан өстен чыгуын көрәш сөючеләр һаман телдән телгә төшерми сөйли.

«Аллаһы Тәгаләгә ышанып, бисмилланы әйтәбез дә кереп китәбез. Бисмилла белән башланган эш хәерле була», — ди Радик Сәлахов. 

— «Бу турнирда Раилне менә болай итеп җиңәм әле», — дип әзерләнәсеңме?

— Бер көрәшчегә каршы гына әзерләнгән юк. Барлык көндәшләргә дә бертигез итеп әзерләнәбез. Тренировкаларда төрле-төрле алымнар эшләп карыйсың, тренерлар да: «Әйдә монысын эшлә, әйдә тегеләй эшләп кара әле», — дип юнәлеш биреп торалар. Ильяс абый безгә үзе белгән һәр нәрсәне өйрәтә.

— «Менә Раил эләксә», — дип кенә әзерләнмисең инде, әйеме?

— Юк. Жирәбә дигән нәрсә бар. Аннары көндәшләрнең берсен дә бәяләп бетереп булмый. Ярамый да. Аны бәяләп бетермичә генә чыгып, үзеңнең җиңелеп куюың да бар. Һәр көндәшкә җай табарга туры килә.

— Ә шулай да, Раил Нургалиев - уңайсыз көндәш. Бил бирмичә дә йөргәли кайчак. Психланмыйсыңмы?

— Психологик яктан әзерләнеп чыгам. Аның белән беренче тапкыр гына күрешмим бит инде. Аның ул якларын беләм. Үземнекен эшләргә, андый очраклардан качарга тырышам. Бәлки рухи яктан әзерлек күбрәктер. «Настрой» дигән әйберне сүз белән аңлатып булмый. Күңел белән уйлыйсың аны. Болайрак итим микән, тегеләй итим микән, дисең.

— Ә шулай да келәм — түгәрәк. Үкенечле җиңелүләрең дә булгандыр?

— Иң истә калганы — 2016мы, 2017ме елны Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда, үзебездә Зәйдә булды ул. Мин шунда беренче әйләнештә үк оттырдым. Лаеш егете Руслан Газизуллин белән эләккән идем. Көрәш 1:1 исәбе белән тәмамланды һәм соңгы балл алучы буларак ул отып чыкты. Иң үкенечле җиңелүем дә шунысыдыр, мөгаен. Беренчедән, Зәйдә, икенчедән, беренче әйләнештә төшеп калуымны авыр кичердем.

— Гаделсезлек белән күзгә-күз очрашканың булдымы?

— Гаделсезлекләр бар. Әле быел Минзәләдә узган Муса Җәлил турнирында күзгә кереп торган гаделсезлек очрагы булды. Исемнәрен әйтеп тормыйм, аларны бар кеше белә. Хөкемдарлар тарафыннан кылынган гаделсезлек булды ул. Хөкемдарлар бик күп хата җибәрәләр, шуның аркасында күпме гауга, күпме тавыш чыга. Минемчә, безнең көрәштә гаделлек юк һәм булмаячак та.

Аннары «бу атаклы көрәшче», «бу моның малае» дигән нәрсә дә бар. Андыйларга «поблажка» да була бит әле.

Зурлар арасында көрәшкәндә алай гаделсезлек корбаны булганым юк алай. Яшьләр арасында көрәшкәндә булды берничә тапкыр. Бик яхшы хәтерлим әле мин аны. Актанышта Президент кубогына багышланган көрәш турнирында булды ул хәл. Каюм Хәйдәров дигән көрәшче белән гел йә финалда, йә ярымфиналда эләгә идек. Җиңеп барган җирдән җиңелдем шунда. Егылдыкмы инде, аны шулай эшләделәр инде. Аңа балл бирделәр дә, мин төшеп калдым. Төрле хәлләр булды инде. Бәләкәй чакта җиңелгәч, чыгып елый идем. Хәзер кайтам да туры спортзалга китәм, бетте.

— Гаделсез рәвештә җиңелү тагын да авыррактыр?

— Җиңелү беркайчан да рәхәт түгел. Башта психланып аласың да, аннары «Аллаһы Тәгалә барысын да күрә» дип тынычланасың. Димәк, тагын да ныграк әзерләнергә кирәк, көндәшеңнән бер баш өстен булырга кирәк дисең дә, алга таба шөгыльләнәсең.

— Көрәшчеләр үзләре дә көрәштәге гаделсезлек белән көрәшәме соң? Хөкемдарларның гаделсезлеге белән, мәсәлән.

— Үткәреп җибәрәсең инде аны. Йә төртәләр, йә этәләр шунда. Андый мизгелләрне үткәреп җибәрәсең дә, «хәзер җиңәм мин сине» дип алга таба көрәшәсең инде. Көрәшчеләр баш күтәрми.

Энҗе Габдуллина оештырган әңгәмәне тулысынча биредә укырга мөмкин: «Манзара» батыры Радик Сәлахов: «Көрәшүемә хатыным каршы иде»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading