16+

Раил Нургалиев Руслан Нургалиевны куып тотты...

Узган ял көннәрендә Идел буе физик культура академиясе базасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларда Татарстан егетләренә тиңнәр табылмады. Әлбәттә, ничек кенә узса да, көрәш бәйгеләрен сагынганбыз икән.

Раил Нургалиев Руслан Нургалиевны куып тотты...

Узган ял көннәрендә Идел буе физик культура академиясе базасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларда Татарстан егетләренә тиңнәр табылмады. Әлбәттә, ничек кенә узса да, көрәш бәйгеләрен сагынганбыз икән.

Россия чемпионаты шуның белән дә кызыксыну уятты. Дөрес, бәйге зур залда үткәрелмәде, башка еллар белән чагыштырганда, пиар, реклама кебек нәрсәләр дә күренмәде. Аңлашыла ки, ярыш тамашачыларсыз гына диярлек үтте. Артык кеше җыярга ярамый да бит әле.
Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча киләсе елга узачак дөнья чемпионатында Россия командасы данын яклаячак көрәшчеләр ачыкланырга тиеш иде. Ун үлчәүнең тугызында җиңү яулап, Татарстан егетләре бүген үк үз урыннарын алып куйды дияргә була. Иң авыр үлчәүдә чыгыш ясаган Сергей Павлик та безгә чит-ят кеше түгел үзе.

Ярышка нәтиҗәләр ясауны Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллиннан сорадык:
Ярышларны оештыруда Россия һәм дөнья көрәш Федерацияләре Президенты Җәүдәт Мидхатович Миннәхмәтов зур тырышлыгын куя. Гомумән, Татарстанда уздырыла торган барлык ярышлар да спортчыларны яхшы кабул итү, урнаштыру, ярышларның зур югарылыкта кискен, дөрес алып баруы белән аерыла. Килгән көрәшчеләр дә Татарстаннан разый булып китә.
60 кг. Яшь көрәшчебез Актаныштан чыккан атаклы көрәшчеләр Нургалиевлар нәселенең дәвам итүчесе 20 яшьлек Раббани Нургалиев бөтен көндәшләрен дә чистага салып, чемпион калды. Тренерлары – әтисе Нургалиев Р.А. һәм Әхмәдиев М.Г. 
65 кг. Алексеевск егете Илнар Закиров, яшьтән ирекле көрәш, билбау көрәшләрендә спорт остасы булып, менә хәзер безнең татар көрәшендә дә Муса Җәлил турнирын отты, Россиягә сайлап алу бәйгесендә Искәндәр Мортазинны җиңде. Һәм менә инде Россия чемпионы да булып танылды. Тренеры – Җәүдәт Хөсәенов.
70 кг. Теләчедән чыккан Кәримуллин Динар көрәшкәндә, көрәш сөючеләребез шул коверга ябырыла, чөнки Динар техник яктан матур көрәш алымнары кулланып көрәшә. Ул көндәшенә, ягуар шикелле, йомшак та, кырыс та булып ябырыла. Тренерлары – Әхәтов А.М., Хөсәенов Җ.Г., Әскәров В.Н.
75 кг. Әлмәт шәһәреннән Синякаев Рамил, Ульяновск, Крым, Мари Эл, Башкортстан көрәшчеләрен зур өстенлек белән җиңеп, чемпион калды. Тренерлар – әтисе Синякаев Рим, Билалов И.Р., Хөсәенов Җ.Г.
80 кг. Чемпион калып Кәлимуллин Ренас соңгы дүрт елда иң көчле техник осталыгын күрсәтте, ул барлык ярышларны отып барды. Дүрт ел рәттән - Чемпион. Чын мастер, бүтәннәргә үрнәк. Тренерлары - Гәрәев И.Г., Хәбибуллин И.М.
85 кг. Күп ярышларда катнашып, Галимуллин Ранис призер, җиңүче булды. Ниһаять, зур тырышлыгы аркасында 28 яшендә Теләче егете – Россия Чемпионы. Аның үз өстендә күп эшләве, үзсүзлеге, артка чигенә белмәве өскә күтәрде. Тренерлар - Сәмигуллин Р.Т., Хәбибуллин И.М.
90 кг. Соңгы елларда матур көрәш күрсәтеп, Алабугадан Галимов Илнар да Россия чемпионы булып танылды. Финалда соңгы елларда безнең егетләрнең иң тәҗрибәле, каршылык күрсәтә белүче башкорт егете Айгиз Зәйнетдиновны зур тырышлыгы белән җиңде. Тренерлар - Кавиев Р.Н., Галимов И.Г., Әхмәтҗанов Ф.Г.
100 кг. Чемпионнарның Чемпионы булган Раил Нургалиев тагын чемпион калды. Бу аның сигезенче җиңүе. Шулай итеп, әлеге күрсәткечләр буенча ул Руслан Нургалиев, Данил Галиев кебек мастерларны куып тотты. Финалда үсеп килүче башкорт егете Айнур Сыртаевны җиңде. Тренерлары - Дәүләтшин В.Т., Әсәдуллин М.Х., Зиннатуллин Д.Р.
130 кг. Теләче командасы өчен көрәшүче Галләмов Муса да янә Россия Чемпионы. Финалда көчле егетне Турал Азимов җиңүгә иреште. Муса коверда юлбарыс шикелле - ут, сөңге, ялкын инде. Халык бик яратып карый. Тренеры - Гарипов И.Н.
+130 кг. - 198 кг-лы Мәскәү өлкәсе көрәшчесе Сергей Павлик җиңәргә авыр. Безнең көрәшчебез, 3 бала әтисе Фәйзуллин Фәрхәт калган көрәшчеләрне җиңеп, 2нче булды - 132 кг весы белән. Тренеры - Бозин А.А.
Җиңү ул беркайчан да җиңел бирелми. Сиңа каршы коверга чыккан көрәшче сине җиңәм дип чыга. Шулай булгач, безнең егетләрнең җиңүен дә җиңел бәяләргә кирәкми, күпме тырышлык белән ирештеләр алар бу нәтиҗәгә. Командабыз да хаклы рәвештә беренче урынны яулады.
Көрәшчеләрне ярышка әзерләүдә Федерация җитәкчеләренә, баш тренер Фәрит Шәйхетдиновка, өлкән тренер Җәүдәт Хөсәеновка да зур рәхмәтемне җиткерәм, дип белдерде әлеге ярышларда команда җитәкчесе булып чыгыш ясаган Равил Хәйруллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading