Хорафатларга ышанучыларга мастер-класс күрсәткәне өчен, бобслеист Александр Зубковка аерым рәхмәт. Киләсе Олимпиадалар алдыннан Россия спортчылары, ил байрагын мин күтәрәм, дип, чиратка басмагае әле.
Кызык та, кызганыч та. Үзебез һәр тарафтан яшь буында ватанпәрвәрлек җитмәүдән зарланабыз, яшьләргә шул рухта тәрбия бирүне көчәйтү хакында сөйлибез. Чынбарлыкта ватанпәрвәрлекнең нидән башлануын үзебез дә аңлап бетермибез бугай.
Соңгы берничә Олимпиада алдыннан нәкъ бертөрле тенденция кабатлана: уеннарның ачылыш тантанасында Россия әләмен күтәреп барачак спортчыны сайлау шаукымы шул кадәр кабара ки, ул хәтта мәгънәсез пиарга әйләнә. Бүген зур колач җәя барган блогосфера да утка «керосин»ны шәп кенә өсти. Илнең һәр гражданы өчен зур мәртәбә булырга тиешле бу миссиянең кадерсезгә калуына кайсыдыр бер «акыллысы»ның җиңел кулыннан туган хорафат сәбәпче - Россия әләмен уеннар ачылышында күтәреп барган спортчыга Олимпиада алтынын яулау насыйп түгел, янәсе.
Соңгы берничә очрак тулы бер тарих ясый алмый бит әле! Ил спорты сәхифәләренә күз ташласаң, ап-ачык күренә: әләм күтәрүчеләр дә Олимпия чемпионы була ала! Совет спортчылары моны күп мәртәбә исбатлаган. Россия беренче тапкыр аерым ил буларак чыгыш ясаган Лиллехамер Олимпиадасында әләм йөртүче биатлончы Сергей Чепиковның алтын медаль яулавын ник онытырга ди инде.
Быел үзебездәге кышкы уеннар алдыннан Интернет киңлегендә, вакытлы матбугатта, радио-телевидениедә җәмәгатьчелек көче белән әләм күтәреп барырга иң лаеклы спортчылар исемлеге төзелде. Ачылышның икенче көнендә үк стартка чыгачак кандидатлар, билгеле инде, исемлектән алынды. Калганнар арасыннан, спорт журналистлары версиясе буенча, әләмне чаңгычы Никита Крюков күтәреп барырга тиеш иде. Әмма чаңгы буенча ил җыелма командасы баш тренеры Елена Вяльбеның җавабы катгый булды: чаңгычылар әләм күтәреп бармаячак. «Мин хорафатларга бик ышанам, бу хакта алдан ук кисәтеп куйдым, нәтиҗәсен шуннан үзегез ясарсыз. Лаеклы кандидатлар күп, бу рольгә кемне генә сайласалар да, без аның белән горурланачакбыз», - диде ул. Үзе дә өч тапкыр Олимпия чемпионы булган элекке спортчыдан мондый җавап көтмәгән идек.
Спорт төрләре буенча җыелма командалар капитаннары уртак көч белән бу җаваплы вазифага мәшһүр бобслеист Александр Зубковны сайлап икеләтә откан булып чыкты. Турин һәм Ванкувер Олимпиадалары призерын Сочи трассасы алтынлы итте. Зубков экипажының бу уңышын 26 еллык тәнәфестән соң бобслейда безнең көтеп алынган җиңүебез булу өстенә, спортның мифлардан өстен чыгуы дип тә бәяләргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар