16+

Ринат Фәхретдинов: “Диндә тудык, намазга бастык. Аллаһка ышану спортта булыша...”

Гаиләдә татарча аралашабыз. Хатыным Алана - дагыстан милләтеннән. Әмма шундый шарт куелды – татар телен өйрәнү. Ул инде кирәкле сүзләрне белә, аңлый. Кызыбыз Айшага 1,7 яшь. Аның белән дә татарча гына сөйләшәм, – ди әти кеше. Ринат 2004 елдан биш вакыт намазын калдырмый. “Диндә тудык, намазга бастык. Аллаһка ышану спортта булыша”, – ди үзе.

Ринат Фәхретдинов: “Диндә тудык, намазга бастык. Аллаһка ышану спортта булыша...”

Гаиләдә татарча аралашабыз. Хатыным Алана - дагыстан милләтеннән. Әмма шундый шарт куелды – татар телен өйрәнү. Ул инде кирәкле сүзләрне белә, аңлый. Кызыбыз Айшага 1,7 яшь. Аның белән дә татарча гына сөйләшәм, – ди әти кеше. Ринат 2004 елдан биш вакыт намазын калдырмый. “Диндә тудык, намазга бастык. Аллаһка ышану спортта булыша”, – ди үзе.

Уңыш өчен 1 процент талант, 99 процент хезмәт кирәк. Ринат Фәхретдиновның тормыш кануны инстаграмындагы иң югары урынга гына түгел, йөрәгенә дә язып куелган. Нинди генә талантлы кеше булсаң да, эшләргә, һәрчак камиллеккә омтылырга кирәк, дип аңлата ул тормыш девизын.

– Тукталырга ярамый, – диде Ринат “Шәһри Казан” хәбәрчесе белән очрашып сөйләшкәндә дә. – Хезмәт аша гына уңышка ирешеп була.
Октагонга – көрәш аша
UFCда (катнаш көрәш буенча иң көчле лига)  моңа кадәр татар спортчыларының чыгыш ясаганы юк иде әле. Гладиатор кушаматы белән танылу алган 29 яшьлек Ринат беренчесе булды. Әбу-Дабида Америка спортчысы Эрик Спайслины нокаутка җибәргәннән соң бирелде аңа мондый хокук. Иң дәрәҗәле лиганың октагонына (катнаш көрәш төрләре шулай дип аталган сигез почмаклы рәшәткә эчендә уза) нинди урау юллар аша үткәнен Ринат үзе генә белә.
– Зур спортка беренче адымнарымны  Казанда 13 яшемдә ирекле көрәш аша ясадым, – дип сөйли Ринат. – Беренче остазым Равил абый Габдуллин иде. Мордовиядә тудым, аннары Казанга күченеп килдек, биредә 5нчедән алып 10нчы сыйныфка кадәр мәктәптә укыдым, көрәш белән шөгыльләндем. Аннары Мәскәүгә күченергә туры килде. Спортның сугышчан самбо төренә кереп киттем. Әкренләп нәтиҗәләр дә күренә башлады. Күп баскычлар узып, бүгенге көнгә килеп җиттем. 

“Бу – спорт”
Катнаш көрәш төрләренә Ринат октагонга чыгып тукмашу буларак кына бәя бирмәскә киңәш итә.
– Мин сугышкан саен әни гел елый инде. Әмма бу бер-береңнең йөзен тукмау гына түгел. Моңа спорт төре буларак карага кирәк, – ди Ринат. – Имгәнүләрме? Футбол, хоккейда да аз имгәнмиләр бит. Бу – спорт. Шактый җәрәхәтләр алырга туры килде. Аннан башка гына булмый. Вак-төякләрне әйтеп тә тормыйм инде. Җитди имгәнүләргә килгәндә, соңгы операцияне 2019 елда ясаттым. Ике тезгә дә.

Максатлармы? Унлыкта булу
Ринат Фәхретдинов 77 килограммга кадәрге авырлыкта көч сынаша. Ярым-урта авырлык, диләр моны.
– Көндәшләрем әлегә билгесез. Беренче очрашуның вакыты да тәгаен түгел, – ди спортчы. – Хәер, кем булса да әзермен. UFCга үтеп керү үзе зур уңыш саналса да, исемлек тутыру өчен генә килмәдем. Максатым – үз авырлыгымда рейтингта беренче унлыкка күтәрелү. Сәламәтлектән генә аермасын – монда озак чыгыш ясарга өметләнәм.

“Акчамы? Начар түгел”
UFCда тукмашу тирәсендә зур акча әйләнештә булуын истә тотып, гонорарлар белән дә кызыксындык. Спортчы тәгаен суммалар атамады.
– Биредә акча начар түгел. UFC танылу китерә, төрле реклама килешүләренә юл ача. Комерция турнирлары булганлыктан, барысы да акча белән бәйле, – ди Ринат.

Татар егете – алга
Ринат белән саф татарча сөйләшеп утырдык. Гаҗәпкә калдым: Мәскәүдә яшәп тә татар булып калган.
– Гаиләдә татарча аралашабыз. Хатыным Алана - дагыстан милләтеннән. Әмма шундый шарт куелды – татар телен өйрәнү. Ул инде кирәкле сүзләрне белә, аңлый. Кызыбыз Айшага 1,7 яшь. Аның белән дә татарча гына сөйләшәм, – ди әти кеше.

Ринат 2004 елдан биш вакыт намазын калдырмый. “Диндә тудык, намазга бастык. Аллаһка ышану спортта булыша”, – ди үзе. Көрәш мәйданында мөселман кешесе белән очрашмаячагын да яшерми.

Белешмә:
Ринат Фәхретдинов 2017 елдан бирле ярышларда Татарстанның ММА федерациясе вәкиле буларак чыгыш ясады. Профессионал рингта 20 җиңү яулады, 2 мәртәбә оттырды.

Фото: Ринат Фәхретдиновның Инстаграм аккаунтыннан

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading