16+

Россия баскетболы иң шәп тренерын югалта

7 ел дәвамында Россиянең баскетбол буенча ирләр җыелма командасын җитәкләгән Израиль-Америка белгече Дэвид Блатт шушы көннәрдә бу вазифадан китәргә карар кылган. Россия баскетболы тарихының яңа сәхифәсен язган әлеге уңышлы тренер җитәкчелегендә безнең җыелма команда Европа һәм дөнья баскетболында лидерлык позицияләрен кайтара алды. 2007 елда Европа чемпионнары булды, быелгы Лондон Олимпиадасында...

Россия баскетболы иң шәп тренерын югалта

7 ел дәвамында Россиянең баскетбол буенча ирләр җыелма командасын җитәкләгән Израиль-Америка белгече Дэвид Блатт шушы көннәрдә бу вазифадан китәргә карар кылган. Россия баскетболы тарихының яңа сәхифәсен язган әлеге уңышлы тренер җитәкчелегендә безнең җыелма команда Европа һәм дөнья баскетболында лидерлык позицияләрен кайтара алды. 2007 елда Европа чемпионнары булды, быелгы Лондон Олимпиадасында...

Спорт командаларында тренерлар отставкаларына күнеккән җәмәгатьчелекне Блаттның бу карары беркадәр аптырашта да калдырды. Яхшы нәтиҗәләр күрсәткәндә ничек инде үз теләгең белән вазифаңнан китәргә була? Тренерның Россия баскетбол федерациясе сайтына урнаштырылган мөрәҗәгате барлык сорауларга ачыклык кертә: Блатт үзенең Россиядәге миссиясен чиста намус белән үтәлгән дип саный.
«Тормышымда сизелерлек урын алып торган командадан китүем турында хәбәр итәргә тиешмен. Бу бары минем карарым, мондый хәлиткеч карарга килү өчен дөрес вакытны сайладым дип уйлыйм. Россия командасы белән ирешкән казанышларыбыз искиткеч һәм алар тарихка кереп калачак. Россия баскетбол федерациясе һәм аның җитәкчелегенә мине монда чакырып, эшләү мөмкинлеге биргән өчен бик рәхмәтлемен. Үзем белән эшләгән уенчыларга, тренерлар, менеджерлар, команда хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Алар Россия баскетболында яңа үрләр яулау өчен зур тырышлык куеп эшләде, шөгыльләнде. Мине үзләренеке дип кабул иткән барлык россиялеләргә тирән рәхмәтемне җиткерәм. Бу якты хатирәләрнең барысы да күңелемдә сакланачак.
Россия командасы белән уздырган 7 ел вакыт минем өчен гаҗәеп чор булды. Хәзер Россия җыелма командасы үсешенең югары ноктасында. Шулай булгач, мин вазифамнан горурлык хисе белән китә алам» дигән юллар бар Блатт мөрәҗәгатендә.
ЦСКА баскетбол клубы баш остасы Этторе Месина уңышлы чакта посттан китүне тренер өчен күпкә җиңелрәк дип саный:
- Беркемнең дә аны бу карары өчен гаепләргә хакы юк. Нинди карарның дөрес булуын бары тренер гына белә. Билгеле, яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннән соң китү күпкә җиңелрәк. Синең турында бары яхшы хатирәләр кала.
Россия баскетбол федерациясе президенты Александр Красненков, Блаттның бу карарына аның 7 ел ял күрми эшләве тәэсир иткән, дигән фикердә: «Ул арыды, 7 ел ялсыз эшләде. Бер тапкыр булса да җәйне ял итеп уздырасы килүен әйтте. Мин аны бик яхшы аңлыйм». Блаттның дәвамчысының исемен бу ел ахырында белә алачакбыз. Һәрхәлдә, Россия баскетбол федерациясе президенты Александр Красненков баш тренер вазифасына кандидат Яңа елга кадәр ачыкланачак, дип ышандыра. «Сүз команда язмышы турында бара, ашыгып карар кабул итәргә ярамый. Бу урынга чит ил белгечләрен дә, Россия тренерларын да караячакбыз. Иң мөһиме - команданың яхшы кулларга эләгүе, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading