16+

"Россия чаңгы юллары"ның иң өлкән катнашучысына - 84 яшь!

Казанда яшәүче 84 яшьлек Александр Танеров бүген "Россия чаңгы юллары" ярышында катнашкан.

"Россия чаңгы юллары"ның иң өлкән катнашучысына - 84 яшь!

Казанда яшәүче 84 яшьлек Александр Танеров бүген "Россия чаңгы юллары" ярышында катнашкан.

"Бу ярышларны бер ел да калдырганым юк", ди ул. Чаңгыда йөрүдән тыш, Александр Федорович йөзәргә һәм өстәл теннисында уйнарга ярата икән. Тумышы белән Мари-Эльдән, армиядән кайткач, Казанга элемтә техникумына укырга килә һәм шушында төпләнеп кала. Гомер буе токарь булып эшләгән. "Спортны бала вакыттан ук яраттым, волейбол, баскетбол да уйнадым. Хәзер инде олыгайгач, чаңгыда гына йөрим, атнага бер бассейнга барам. Өстәл теннисы ярышларында катнашам. Спорт минем өчен ул - сәламәтлек", - ди Александр Танеров.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading