16+

Рөстәм Миңнеханов БРИКС Уеннары чемпионнарын бүләкләде

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы спортчыларын һәм тренерларын - БРИКС илләре Уеннары җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларны ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов БРИКС Уеннары чемпионнарын бүләкләде

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы спортчыларын һәм тренерларын - БРИКС илләре Уеннары җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларны ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлады.

"Дөньядагы геосәяси вәзгыятькә карамастан, сез тырышып күнегүләр ясауны дәвам итәсез. БРИКС илләре Уеннарында сез югары спорт осталыгы, максатчанлык һәм җиңүгә ныклы ышаныч күрсәттегез», - дип мөрәҗәгать итте ТР Рәисе залда җыелучыларга. Ул ассызыклаганча, Татарстан спортчылары яулаган 38 югары дәрәҗәдәге медаль гомумкоманда зачетында ышанычлы рәвештә 1 нче урынны алган Россия җыелма командасының гомуми тупламасына зур өлеш керткән.

"Дөньяның 82 иле катнашында халыкара ярышларны уңышлы уздыру спортның сәясәттән читтә булуын тагын бер кат исбатлады. БРИКС Уеннарының спорт нәтиҗәләре Олимпия уеннарында лаеклы конкуренция булыр иде, дип ышанам. Үз чыгышларыгыз белән сез тагын бер тапкыр Татарстан - лаеклы рәвештә иң спортлы төбәк, ә Казан Россиянең спорт башкаласы дип танылуын исбатладыгыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе спорт уңышлары тренерларның, спорт федерацияләренең һәм ТР Спорт министрлыгының тырышып эшләве нәтиҗәсе икәнлегенә игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов спортчыларның туганнарына һәм якыннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Һичшиксез, мондый зур спорт чараларын үткәрү зур мирас калдыра: яңа спорт йолдызлары кабына, объектларның матди-техник базасы яңартыла, сәламәт яшәү рәвеше алып бару популярлаша бара һәм бөтендөньядан күбрәк кеше безнең кунакчыл төбәгебез турында белә», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм тренерларга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды - барлыгы 32 лауреат. Моннан тыш, гроссмейстер, Россия җыелма командаларының спорт әзерлеге үзәгенең шахмат буенча Россия спорт җыелма командасы спортчы-инструкторы Владислав Артемьев «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Спорт гимнастикасы буенча Россия спорт мастеры Даниел Маринов республикада спортны үстерүгә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Рөстәм Миңнехановка БРИКС Уеннарының истәлекле медальләрен тапшырды.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading