16+

Әртистләр боз кыздыра: “Сез карарга килегез!”

“Ак Барс” командасы үз тарихында 8нче тапкыр Көнчыгыш финалына чыкты Бер, ике, өч... Өчтән соң көч, дип әйтергә яратабызмы әле?! Менә шул көчне күрсәтер чак җитте. Безгә түгел – “Ак Барс” хоккейчыларына!

Әртистләр боз кыздыра: “Сез карарга килегез!”

“Ак Барс” командасы үз тарихында 8нче тапкыр Көнчыгыш финалына чыкты Бер, ике, өч... Өчтән соң көч, дип әйтергә яратабызмы әле?! Менә шул көчне күрсәтер чак җитте. Безгә түгел – “Ак Барс” хоккейчыларына!

Зиннәтулла агай шәкертләрен Көнчыгыш конференция финалында “Авангард” командасы көтә. Соңгы өч сезонда Гагарин кубогы өчен көрәштә Казан клубын нәкъ менә “Авангард” командасы төшереп калдырган иде.
 
Булмый инде булмагач...
Әртист булып тумагач, дияргә генә калды. “Адмирал”га каршы серияне уңышлы төгәлләгәч, шулай дип җыр сузасы килеп китте әле. Ник шулай, дисезме? Сабырлык, яме! Бу хакта бераз гына соңрак, әлегә хоккейдагы каршылыкның үзенә тукталыйк.

Хоккейдан ераграк торганнар гына ишетми калгандыр анысы, шулай да искә төшереп китү урынлы булыр: Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре плей-оффның икенче раундында “Адмирал” командасын төшереп калдырды. Сериядә исәп – 4:2 (3:2, 2:1, 0:1 ОТ, 2:1 ОТ, 1:2, 3:1).
“Ак Барс” өчен сезон ничек төгәлләнәсен вакыт күрсәтер, ә “Адмирал” хоккейчылары отпускага иртәрәк таралышса да, сезонны заяга уздырмадык дип мактана ала инде. Плей-оффның беренче раундында “Салават Юлаев”ны төшереп калдырды, “барслар” белән көрәштә теше-тырнагы белән каршы торды. Ахыр чиктә,

“Адмирал” үз тарихында иң яхшы сезонын уздырды – моңа кадәр Владивосток клубының плей-офтта икенче раундка чыкканы да юк иде, ләбаса.
Хәзер әртистләр турында җыр сузу теләгенә әйләнеп кайтыйк. Казан хоккей җанатарлары “Адмирал”ның баш тренеры Леонид Тамбиев исемен дә тиз генә оныта алмас, мөгаен. Ай-яй ачуларын чыгарып та карады соң! Аеруча төртмәле сүзләре белән.

– Уенчыларымның ни сәбәпле штраф эскәмиясенә утыруларын аңлыйм. Нидер әйтеп ычкындырырга гына теләмим. 300 мең сум штраф түләрлек дәрәҗәдә бай түгелмен. Хөкемдарларга ике якка да тигез карарга кирәк. “Ак Барс” составында артистлар күп. Тәҗрибәле уенчылар: кирәк урында егыла һәм битләрен тотып ята беләләр. Театрдагы кебек. Ә без эшче команда, артистлар түгел. Артистланырга ерак әле безгә, – диде ул Казандагы беренче уенда җиңелүгә үк.

“Җиденче матч”ка килегез
Серия кыза торды, иптәш Тамбиев утка бензинны чиләкләп сипте. “Без серине 4:3 исәбенә отачакбыз”, – диде хәтта Тамбиев Казандагы ике уеннан соң.
“Адмирал” остазының әлеге сүзләре тәэсирле булгандырмы, анысы “Ак Барс” хоккейчыларының үзләренә яхшырак билгеле, без күргәне шул – Казан “әртистләре” “сәхнә тотты” бу каршылыкта. “Адмирал”га 7нче уенга Казанга килү насыйп булмады.

– Килсеннәр! “Авангард”ка каршы беренче уенны карарлар, барысына да билет сатып алам, – дип котыртып алды бу юлы үзләрен “Ак Барс” командасы капитаны Александр Радулов.

Хәер, серия азагына  Леонид Тамбев тынычлана төшкән һәм җиңелү белән килешеп өлгергән иде инде.
– Лаеклы каршылык күрсәттек, әмма көндәш бик көчле иде, – диде “Адмирал”ның баш тренеры Кубок өчен көрәштән төшеп калгач. – “Ак Барс”ның уңышы һәм бәхете – тренердан. Билалетдиновның өч тапкыр Гагарин кубогын юкка гына яуламавына тагын бер кат инандым. Мондый тренерга оттыруны хурлыкка санап булмый.

– Нәтиҗә – очраклылык түгел. Көндәш команда яхшы уен күрсәтсә дә, тырышлык, үз-үзебезне җиңә алу уңышка китерде, – диде Зиннәтулла Билалетдинов үзе җавап буларак.

Уңайсыз(мы?) көндәш
2019 елның 3 марты Зиннәтулла Билалетдиновның хәтерендәдер әле. “Ак Барс”ның Гагарин кубогы өчен көрәшнең беренче раундында ук “Авангард” командасы алдында тез чүккән көне бу. Алдагы сезонда гына Кубоклы булган клуб җитәкчелеге моны хурлыклы җиңелү кебек бәяләде күрәмсең – Зиннәтулла Билалетдинов вазифасыннан азат ителгән иде. Аннан берничә сезон Казанда Дмитрий Квартальнов эшләп алды. Һәм ни гаҗәп: ул җитәкләгәндә дә “Ак Барс” ике сезон рәттән “Авангард”ка оттырды. Нәтиҗәсен барыбыз да белә: әлеге остазга да өенә билет алып, чемоданнарын җыярга туры килде.

Инде менә өчтән соң (соңгы еллардагы серияләрдә рәттән өч оттырудан соң!) көч күрсәтер вакыт килеп җитте. Җиңел булмаячагы көн кебек ачык. Конференция финалында уйнау хокукын “Ак Барс”ка караганда өч көн алданрак яулаган “Авангард”ны фаворитка санаучылар күбрәк тә бугай әле. Ял иттеләр, көч тупладылар, янәсе.

Ә “Ак Барс” җанатарлары Зиннәтулла Хәйдәр улының тәҗрибәсенә өмет баглый. Юкка гына КХЛның плей-оффында иң күп җиңү яулаган тренер түгел бит ул. Хәзер аның исәбендә 82 җиңү бар! Ә бу исемлектә “Авангард”ның 59 яшьлек тренеры Михаил Кравец би-и-ик еракта әле.
“Авангард”ка каршы беренче ике уен 1 һәм 3 апрельдә Казанда уза. Билетлар таба алмасагыз, Радуловка мөрәҗәгать итеп карагыз – “Адмирал”ны җиңгән көнне бик юмарт иде ул!
______________________________________________
Бераз саннар
1 апрельдәге уен “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Артем Лукоянов өчен КХЛда 700нче уен булачак. Артем плей-оффта 129нчы уенын уздырды инде. Шулай итеп ул Гагарин кубогы өчен бер команда составындагы үткәргән уеннар саны буенча 3нче урынга чыкты. 1-2 нче урында “Металлург” уенчылары –  Евгений Бирюков (152) һәм  Денис Платонов (138). Шушы көннәрдә карьерасын төгәлләгән “Металлург” капкачысы Василий Кошечкин (127) 4нче урында калды.
* * *
“Ак Барс” командасы капитаны Александр Радулов КХЛ плей-оффындагы очколары санын 100гә (31+69) тутырды. Моның өчен аңа 103 уен кирәк булды. Лигада 100 чиген узган уенчылар 3әү генә иде – Вадим Шипачев (118), Данис Зарипов (128) һәм Сергей Мозякин (172).
* * *
Моннан 25 ел элек – 1998 елның 21 мартында “Ак Барс” үз тарихында беренче тапкыр Россия чемпионы булган иде. “Алтын” китергән уен Спорт сраенда узды, ә Юрий Моисеев җитәкләгән “Ак Барс” командасы составында клубның үз шәкертләре генә уйнады.
Көмеш медальне – “Металлург”, “бронза”ны Ярославльнең “Торпедо” командасы яулады.
* * *
“Адмирал” белән сериядәге беренче уенда гол керткән һөҗүмче Станислав Галиев “Ак Барс” клубы тарихында плей-офф бомбардирлары исемлегендә Данис Зариповны узды – 2нче урынга күтәрелде. Аның исәбендә 21 гол бар. Данис плей-оффта 20 гол керткән булган. Беренче баскычта Алексей Морозов (28 гол).

PS Ә ул арада “Ак Барс” инде яңа сезон өчен кайбер хоккейчыларга “җим” сала да башлаган. “Спорт-Экспресс” басмасына ышансаң, Казан клубы Америка сакчысы Стивен Кэмпферны кире кайтармакчы була ди. Моннан тыш “Нефтехимик”тан сакчы Кирилл Воробьев та “Ак Барс”ка күчәчәк, имеш.

Леонид Тамбиев, “Адмирал”ның баш тренеры:
– Икенче команда уенчысын күралмыйлар икән – димәк ул яхшы уенчы. Бу сериядә мин Радуловны күралмадым, чөнки ул яхшы уенчы. Командабыз белән күралмадык үзен.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X