Шәһри Казан

"Рубин": бәхет өчен өч минут җитмәде

Футбол буенча Россия чемпионатының җиденче турында Казанның "Рубин" командасына "Ростов" белән уртак нәтиҗәгә уйнарга нибары берничә минут вакыт җитмәде.

"Ростов" кырында узган очрашуда "Рубин" беренче булып исәпне ачты. 15нче минутта ук Евгений Марков икенче уен рәттән туп кертеп, казанлыларны алга чыгарды. Алга таба өстенлек тулысынча мәйдан хуҗалары кулына күчте. Тәнәфескә киткәнче үк ростовлылар составындагы үзбәк уенчысы Элдор Шомуродов исәне тигезли алды. Лионель Месси белән чагыштырылган уенчы сезондагы алтынчы тубын кертүгә иреште. Икенче таймда да өстенлек "Ростов" ягында иде. Кызганыч, уенның төп вакыты тәмамланырга өч минут калып барганда, алар икенче туп кертте һәм җиңү яулады.

Реклама

"Ростов" 14нче очкосын яулап, беренче урыннарда баручы "Краснодар", "Локомотив", "Спартак", "Зенит" командалары белән тигезләшсә, "Рубин" 10 очко белән әлегә җиденче баскычта бара. Алдагы уенны якташларыбыз 31 августта үз мәйданнарында "Сочи"га каршы уздырачак.

ФОТО: rubin-kazan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: