16+

“Рубин” футболчылары җиңел сулыш белән киләсе сезонны кайгырта ала

12 июль киче “Рубин” командасының премьер-лигада пропискасын озайтуы белән тарихка кереп калды: Казан футболчылары Мәскәүдә ЦСКА клубы белән тигез исәпкә уйный алды (1:1).

“Рубин” футболчылары җиңел сулыш белән киләсе сезонны кайгырта ала

12 июль киче “Рубин” командасының премьер-лигада пропискасын озайтуы белән тарихка кереп калды: Казан футболчылары Мәскәүдә ЦСКА клубы белән тигез исәпкә уйный алды (1:1).

– Бурыч-максатның кечкенәсе һәм зурысы да прописканы саклап калу белән бәйле иде. Хәзер ул бурычлар үтәлде, калган ике матчта сыйфатлырак уен күрсәтергә омтылачакбыз, – диде азактан “Рубин”ның баш тренеры Леонид Слуцкий.

Дуслар көндәшлеге
Леонид Слуцкийны Мәскәүдә җылы каршы алдылар. Шулай булмый ни: җиде елдан артык җитәкләгән командасы бит ул! Һәм бүген беренче тапкыр шуңа каршы чыгыш ясый. Слуцкий эшләгәндә ЦСКА өч мәртәбә ил чемпионы исемен яулады, ике тапкыр Россия кубогына ия булды, Чемпионнар лигасында чирекфиналга кадәр барып җитә алды.

ЦСКАның бүгенге баш тренеры Белоруссия остазы Виктор Гончаренко да Леонид Слуцкий өчен ят кеше түгел: 2015-2016 елларда Мәскәү клубында нәкъ менә Слуцкий кул астында өлкән тренер булып эшләгән иде ул. Дөрес, аңа кадәр Гончаренко җитәкләгән “Кубань”ны ике тапкыр Слуцкийның ЦСКАсы тар-мар итәргә өлгергәне хәтердә – 4:0 һәм 6:0. Гончаренко ЦСКАдан китеп “Уфа”да эшләгәндә дә әлеге каршылык Слуцкий файдасына төгәлләнде – 1:0.
Инде менә дүртенче каршылык: премьер-лигада яшәү өчен көрәшүче “Рубин” белән соңгы өч уенны үз файдасына 10:0 исәбенә төгәлләгән һәм Чемпионнар лигасына эләгергә омтылучы ЦСКА очрашуы. Нәтиҗәсен инде барыбыз да белә: ЦСКА очко югалтты, “Рубин” үзенә кирәклесен алды. Слуцкий канәгать, аны кабат ота алмаган Гончаренконың гына кәефе шәптән түгел иде.  
   
Пандемия булышты
Дөресрәге, коронавирус сәбәпле иг
ълан ителгән тәнәфе “Рубин” файдасына булды. Казан клубы тәнәфестән соң очколар сандыгын шактый тулыландыра алды.
– Карантиннан соңгы уеннарда уңышлы чыгыш ясыйбыз, – ди бу уңайдан Леонид Слуцкий. – Бу уенның сыйфатына һәм нәтиҗәгә дә кагыла. Сезонның соңгы матчларында тагын да уңышлы уен күрсәтергә тырышабыз, бу яңа сезонга әзерлеккә ныклы нигез булачак.
Баш тренер белән килешәбез: “Рубин” быелга чыккач көчле командаларга караганда да күбрәк очко туплаган икән бит: 9 матчка – 15 очко. Бу лигада дүртенче күрсәткеч. “Рубин”нан күбрәк очконы быел “Зенит” (21), “Сочи” (18) һәм “Локомотив” (17) кына туплый алган дип китерә спорт басмалары.
 
Ни көтәргә?
Сезон азагында “Рубин”ның үз уенын табуы куандыра. Чөнки сезон арасында тәнәфес артык озакка сузылмаячак – август башында инде яңасы старт ала. Ә алдагы сезонда “Рубин” Европа кубогы ярышларына эләгү өчен дә көрәшергә тиештер, безгә калса. Беренчедән, УЕФА тарафыннан клубка булган чикләүләр бетерелсә, икенче саллы сәбәп – баш тренерның абруе. Заманында ил җыелмасын да җитәкләгәне булган остаз команданы ФНЛга төшереп калдырмас өчен генә Казанга килмәгәндер, шәт.
...Чемпионат төгәлләнергә ике тур калды: 16 июльдә “Рубин” үз кырында “Ростов”, ә 22сендә “Спартак” командаларын кабул итә.


“Рубин” футболчылары 28 матчта 17 туп кертте. Бу – лигада иң начар күрсәткеч.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading