16+

«Рубин» җиңеп, кышкы ялга китте

Казанның «Рубин» клубы быелга сезондагы соңгы уенны уздырды. Казанлылар Саранскида җирле «Мордовия»гә каршы уйнады һәм 1:0 исәбенә көндәшләреннән өстен чыкты.

«Рубин» җиңеп, кышкы ялга китте

Казанның «Рубин» клубы быелга сезондагы соңгы уенны уздырды. Казанлылар Саранскида җирле «Мордовия»гә каршы уйнады һәм 1:0 исәбенә көндәшләреннән өстен чыкты.

Россия чемпионатындагы 2014 елның ахыргы уенына «Рубин» уңышсыз матчлардан соң китте. Уналтынчы турда «Зенит»ка җиңелгән татарстанлылар бу елда футбол «ишеген» каты ябарга теләде һәм уңышка да иреште. Петербург клубына каршы очрашуда өлкән тренер Ринат Билалетдинов белән Бразилия футболчысы Карлос Эдуардоның булмавы үзен нык сиздергән иде. Ә «Мордовия» белән уенда нәкъ менә Эдуардо керткән туп җиңү китерде. Шулай итеп, «Рубин» 17 уенда 27 очко туплап, бу елны җиденче урында тәмамлый. Казанлыларны Европа кубокларында уйнарга хокук бирүче зонадан бары өч кенә очко аерып тора.

Күпләр, Татарстанның төп футбол клубыннан Корбан Бердыев киткәч һәм финанслауны киметеп, үзебезнең яшь футболчыларга күбрәк игътибар бирелә башлагач, «Рубин» премьер-лигадан төшеп калмау өчен көрәшәчәк, дип фаразлады. Моңа кадәр баш тренер булып эшләмәгән, чемпионатта остазлык итәргә хокук бирүче документы да булмаган милләттәшебез Ринат Билалетдиновка ышанучылар аз иде. Ләкин яңа остаз яңа яшь уенчылардан команда туплап, уен алымын үзгәртеп кенә калмыйча, ЦСКА, «Спартак», «Динамо» кебек көчле һәм бай командаларны үзе алдында баш ияргә дә мәҗбүр итте. Дөрес, «Амкар» һәм «Уфа» командасына каршы уеннарда соңгы минутларда гол керттереп, җиңүне кулдан ычкындырган үкенечле матчлар да булды, ләкин болар барысы да безнең яшь команда өчен сабак булып тора.

Дөнья беренчелегендә чираттагы уңышсызлыкка очраганнан соң, илдә үзебезнең футболчыларны үстерү, төп составка кертү бүгенге көндә мөһим мәсьәлә булып тора. Ринат Билалетдинов «Рубин»га килүгә, яшь уенчылар белән эшли белү сәләтен күрсәтте. «Зенит»тан арендага алынып торган Павел Могилевецны ул Россия җыелма командасына кандидат итеп күтәрде. (Дөрес, Павел Петербургка кире кайтканнан соң футбол кырында сирәк күренә башлады). Җәй көне генә «Рубин»га күчкән Максим Канунников белән Мөхәммәт Оздоевның җыелма командага чакырылуын да безнең тренер уңышы дип әйтергә була. Быел соңгы елларда беренче тапкыр «Рубин»да үзебезнең уенчыны күрдек. Ул - Эльмир Нәбиуллин. Казанның Дәрвишләр бистәсендә үскән егет үзен ышанычлы һәм нәтиҗәле сакчы итеп күрсәтте. Димәк, Ринат Билалетдинов «Рубин» өчен генә түгел, ә Россия җыелмасы өчен дә кадрлар әзерли дигән сүз. Остаз үзе быелгы сезонга нәтиҗә ясап: «Чебешләрне көз көне саныйлар, ә футболчыларыма рәхмәттән башка сүзем юк, алар бик тырышты», - дип белдерде.

Шулай итеп, Россия премьер-лигасы командалары киләсе елның март аена кадәр тәнәфескә ­туктады. «Рубин»ның да киләсе елга әзерлеккә эш планы инде расланган. Клубның гене­раль директоры ­Айрат Гә­рәев кышкы трансфер вакытына команданың планнары турында да сөйләде.

- Ышанып әйтә алам: зур чыгымнар булмаячак. Икенче очрак: кышкы җыеннарга төп состав белән яшьләр командасыннан 5‑6 футболчы бара, алар җыеннарның тулы циклында катнашачак. Игътибар иткәнсездер, «Зенит»ка каршы уенда футбол кырына яшь уенчылар - Әхмәтов белән Устинов чыкты. Илзатка әле 17 яшь тә тулмаган. Алар уен картинасын бозмады. Әлеге уенчылар да төп состав белән җыеннарга барачак. Кайбер позицияләргә яңа футболчылар алырга тырышачакбыз, ләкин зур чыгымнар көтелми. Валюта курслары да уйнаган чорда һәр тиенне санап эшләргә мәҗбүрбез, - диде ул. Шулай ук бүген Татарстан футболы үз кадрларыбызны да тәрбияли дип тә өстәде.

«Рубин» җанатарларына зур өмет белән киләсе футбол елын көтәсе генә кала. Команда алдына сезон нәтиҗәләре буенча беренче бишлеккә керү бурычы куелган һәм бу, авыр булса да, хәлдән килмәслек эш түгел.

Фото: rubin-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading