16+

«Рубин» Корбан Бердыевсыз калды

20 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубының попечительләр советы утырышын үткәрде.

«Рубин» Корбан Бердыевсыз калды

20 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубының попечительләр советы утырышын үткәрде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, Попечительләр советы «Рубин» футбол клубының баш тренеры Корбан Бердыев, «Рубин»ның генераль директоры Андрей Громов һәм «Рубин» футбол клубы вице-президенты Камил Исхаков белән килешүне вакытыннан алдан өзәргә карар иткән.
Әлеге җитәкчеләр отставкага киткәннән соң, «Рубин» клубы генераль директоры вазифаларын башкаручы кеше итеп клубның элеккеге башкаручы директоры Александр Айбатов билгеләнде. «Рубин»ның элеккеге баш тренеры Корбан Бердыевның Казанга кайтуы да билгеле булды. Эштән җибәрелүе турындагы хәбәрләр күренүгә үк, ул Согуд Гарәбстанына кече хаҗ кылырга китеп барган булган. Аның Казанга кайтуы тормыш-көнкүреш мәсьәләләре белән бәйле.
Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда Казанның «Рубин» командасы җитәкчелеген һәм уенчыларын тәнкыйть утына тоткан иде. «Әгәр болай уйнасалар, барысын да куам!» - дип белдергән иде ул анда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading