16+

"Рубин": "Моны туктатырга кирәк иде!"

“Рубин”ның баш тренеры Леонид Слуцкийны вазифасыннан азат итмәскә булдылар. Аңа команданы ФНЛдан кире премьер-лигага күтәрү бурычы куелды. 

"Рубин": "Моны туктатырга кирәк иде!"

“Рубин”ның баш тренеры Леонид Слуцкийны вазифасыннан азат итмәскә булдылар. Аңа команданы ФНЛдан кире премьер-лигага күтәрү бурычы куелды. 

21 майда Казан футбол җанаталары арасында тел астына дару салучылар бер мин генә булмагандыр, мөгаен. “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының соңгы турында “Уфа” командасына оттырды (1:2) һәм сезонны 15нче урында төгәлләде ул көнне. Шулай итеп, Туланың “Арсенал”ы белән “Рубин” командалары турыдан-туры ФНЛга тәгәрәде. Алардан бушап калган урыннарны “Торпедо” белән “Факел” алды.

Уеннан соң “Рубин”ның баш тренеры Леонид Слуцкий журналистларның соравына җавап бирүдән баш тартты, тамашачылардан да качты. Шул рәвешле ул җанатарларны дүшәмбенең көн уртасына кадәр билгесезлектә калдырды.

Дүшәмбе димәктән, сезонга йомгак ясау максатыннан уздырылган матбугат конференциясенә дә килмәде остаз. Аның урынына клубның генераль директоры Рөстәм Сәймановны сорауга күмделәр.
– Слуцкий алга таба да эшләячәк, – дип ачыклык кертте Сәйманов. – Аның эшен тиешенчә башкармау билгеләрен күрмәдем. Ул – югары квалификацияле белгеч. Сезон нәтиҗәсен аңа гына авыштырырга кирәкми. Моңарчы булмаган сәбәпләр тәэсире бу.  

– Слуцкийны начар тренер димим. Әмма Казан – үзгә һәм спорт шәһәре, биредә халык уңышка ияләшкән. Слуцкий нинди шәһәр һәм республикада эшләгәнен аңламады. Команданы берләштермәде. Җырлады, биеде һәм социаль челтәрләрен алып барды – безгә ул шуннан бүтәнне күрсәтә алмады, – дигән “Рубин”ның элеккеге футболчысы Гекдениз Карадениз. – Команданың соңгы айлардагы уены аның упкынга тәгәрәвен күрсәтте. Моңа төбәк җитәкчелеге игътибар итәргә тиеш иде. Моны туктатырга кирәк иде! Тренерны алданрак алырга кирәк иде, әмма барысы да дәшмәде. Хәзер инде куарга кирәкми – команданы ФНЛдан күтәрсен. Аннары кайда тели, шунда китәр.

Сүз уңаеннан, Чаллының “КАМАЗ” футбол командасы сезонны ФНЛда 17нче урында төгәлләде һәм түбәнрәк лигага – ФНЛ-2гә тәгәрәде. Кем йтмешли, якташларга “урын бушатты”.

Фото: https://www.rubin-kazan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading