16+

«Рубин» тарих яза

Казанның «Рубин» командасы Лондонда Англиянең иң көчле футбол клубларының берсе, Чемпионнар лигасының гамәлдәге җиңүчесе «Челси» белән көч сынаша.

«Рубин» тарих яза

Казанның «Рубин» командасы Лондонда Англиянең иң көчле футбол клубларының берсе, Чемпионнар лигасының гамәлдәге җиңүчесе «Челси» белән көч сынаша.

«Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев «Челси» белән булачак беренче матч алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә: «Рубин» тарих яза. Моннан берничә ел элек мин Лондонда «Стэмфорд Бридж» стадионында уйнау турында хыяллана гына ала идем», - дип белдерде. Уен УЕФА Европа лигасының 1/4 финалы кысаларында булачак. «Челси» - Россия командалары белән булган барлык дүрт матчта да (ике тапкыр - үз кырында, ике тапкыр - кунакта) җиңгән команда. Соңгы тапкыр алар Россиягә 2010/11 сезонында килеп, УЕФА Чемпионнар лигасының төркем этабы матчында «Лужники»да Мәс­кәүнең «Спартак» командасын 2:0 исәбе белән җиңеп киткәннәр иде.
«Рубин» Европа Лигасының бу сезонында кунакта оттырмый - ике җиңү, өч уртак исәп. Бу тенденциягә караганда, Лондонда аны уңыш көтәргә тиеш. «Рубин» һө­җүмчесе Хосе Рондонның турнирда катнашучы иң яхшы бомбардирлар арасында икенче урында булуын да әйтергә кирәк. Рондон, шулай ук ярымсакчылар Пабло Орбаис һәм Гекдениз Карадениз, төркем этабыннан башлап, «Рубин»ның барлык 10 матчында да катнаштылар. Дөрес, аларның берсе дә матчларны башыннан азагына кадәр уйнап бетермәде. Карадениз - төп составта барлык 10 уенны да башлаган бердәнбер уенчы. «Рубин»дагы Гекхан Тереның 2009-2011 елларда «Челси»­ныкы булуы кызыклы. Ул резерв командасына Англия чемпионатын отарга булышты, әмма беренче состав өчен бер генә рәсми матч та уздырмады.
PS. «Челси» - «Рубин» очрашуы кичә кич Лондонның «Стэмфорд Бридж» стадионында булды. «Челси» 3:1 исәбе белән җиңде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading