Шәһри Казан

«Рубин»ны җиңеп булмый!

«Рубин» Россия чемпионатының язгы стадиясендә үз кырында булган беренче уенда мәскәүлеләргә бирешмәде. Матч башланганда, хуҗаларның өстенлеге ярылып ята иде. Әмма баштарак нигәдер уңышсызлык арты уңышсызлык килеп торды. Оешып исәпне ачканда, очрашуның 40 минуты узган иде инде. Икенче таймда «Локомотив» берьюлы берничә кискен мизгел барлыкка китереп, өстенлекне үз кулына алырга маташып...

Реклама

«Рубин» Россия чемпионатының язгы стадиясендә үз кырында булган беренче уенда мәскәүлеләргә бирешмәде. Матч башланганда, хуҗаларның өстенлеге ярылып ята иде. Әмма баштарак нигәдер уңышсызлык арты уңышсызлык килеп торды. Оешып исәпне ачканда, очрашуның 40 минуты узган иде инде. Икенче таймда «Локомотив» берьюлы берничә кискен мизгел барлыкка китереп, өстенлекне үз кулына алырга маташып караган иде дә, казанлыларның югары дә­­рәҗәдәге саклагыч калканын җимерә алмады. «Рубин» исә ­дәшен контрһөҗүмнәрдә эләктерергә тырышты. 87 нче минутта казанлылар исәп­не 2:0 иттеләр. «Рубин», бу җиңүе белән, Россия чемпионатының 22 нче тур нәтиҗәләре буенча турнир таблицасында 4 нче урынга күтәрелде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: