16+

Рус егете – татар көрәшенең абсолют батыры

Студентларның XXVII халыкара җәйге Универсиадасы ярышлары исемлегенә, Уеннарның хуҗасы буларак, Татарстан тәкъдиме белән кертелгән милли көрәш бәйгесендә (классик стиль) Казаннан 6 көрәшче алтын медаль яулады.

Беренче булып келәмгә чыккан 60 килограммга кадәрге авырлыктагы Нәфис Миңнебаевның аягы җиңел икән. Ул финалда Молдова вәкилен җиңеп, алтын медаль алды. Аның артыннан ук Илдар Гыйниятуллин (70 килограммга кадәр) Төрекмән егетен аркасына салып, алтын эстафетаны дәвам итте. Илнар Галиев 80 килограммга кадәргеләр категориясендә алтынны кулыннан ычкындырмады. Илнур Мортазин (90 килограммга кадәр) финалда Беларусь егетен 17 секундта җиңде. Ренат Әхмәтшин (100 килограммга кадәр) кискен көрәштә Казахстан пәһлеванын келәмгә тәгәрәтте.
Ульяновск өлкәсендә туган Сергей Павлик 100 килограммнан югары үлчәмдәгеләр категориясендә лаеклы җиңү яулады. Абсолют батыр исеменә көрәштә дә әлеге баһадирга тиңнәр табылмады. Казанда яшәүче Сергей Павлик: «Мин тумышым белән Ульяновск өлкәсеннән. Татар милли көрәшен, ничектер, кечкенә чактан ук яраттым, татар авылларына барып, Сабан туйларында көрәшеп үстем. Татар милли көрәш бәйгесен Универсиада һәм Олимпия уеннары программасына даими сыйфатта кертергә кирәк дип саныйм», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading