16+

Руслан Гәрәев: «Көрәшче булу — горурлык»

Көрәшче Руслан ГӘРӘЕВ Азнакайда яши, спорт мәктәбен җитәкли. Ул — көрәш буенча спорт остасы, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы. Соңгы елларда үзе көрәшмәсә дә, спорт буенча зур эшләр алып бара.

Руслан Гәрәев: «Көрәшче булу — горурлык»

Көрәшче Руслан ГӘРӘЕВ Азнакайда яши, спорт мәктәбен җитәкли. Ул — көрәш буенча спорт остасы, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы. Соңгы елларда үзе көрәшмәсә дә, спорт буенча зур эшләр алып бара.

Әтисе мәрхүм Фирдәвес Гәрәевның эшен дәвам итә. Аның истәлегенә турнирлар оештыра. Инде улы Алмаз көрәшеп, чемпион исемен яулап йөри.
— Балаларымның уңышын күреп, үземнекеннән дә ныграк сөенәм, горурланам, — ди Руслан.

“ТРЕНИРОВКАЛАРНЫ БЕР ДӘ ТАШЛАМАДЫМ”
Русланга 43 яшь. Әнисе Зинфира белән әтисе Фирдәвес Руслан һәм сеңлесе Регинаны тәрбияләп үстергән. Фирдәвес абыйның арадан киткәненә дә 11 ел инде. “Әти җитми. Оныгы белән бер ярышны да калдырмас иде”, — дип искә ала Руслан.
7 яшьтә Русланны әтисе спортзалга алып килә. Теннис, футбол белән дә кызыксына. Тик күңеле көрәшкә күбрәк тартыла.
— Көрәшкә мәктәпкә укырга кергәч йөри башладым. Бер елдан район күләмендәге ярышларда катнаша идем инде, — дип сүз башлады Руслан. — Җиңелгәндә, гел елый идем. “Бөтен күңелеңне биргәч, димәк, көрәшче чыгачак”, — ди иде өлкәнрәкләр. Моны үскәч кенә аңладым. Хәзер үзем дә яшь көрәшчеләргә шулай дип әйтәм. 1989 елда беренче тапкыр район күләмендә үз авырлыгымда I урынны алдым. Республика күләмендәге ярышларга йөри башладым. Ул чакта көрәштә иң түбән авырлык категориясе 36 кг иде. Ә мин 27 кг гына. Ике-өч әйләнештән соң җиңелә идем. Бәхеткә, соңрак ул категорияне 32 кг иттеләр. 1994 елда “Сабантуй” газетасы призында 29 кг авырлыгым белән I урын алдым. Шуннан кәеф күтәрелеп китте. Тренировкаларны бер дә ташламадым. Беренче тренерым — Рәфис Фоат улы Миңнеханов. Аңа рәхмәтем зур. Ул — бүген дә Азнакайның баш тренеры.
— Көндәшләрдән кемнәрне аерып әйтер идең?
— Ул чорда Ленар Исламов, Арчадан Рөстәм Габделбәров, Кукмарадан Миңнерахман Вакказов, Актаныштан Рузил Ганиев, Әтнәдән Рөстәм Хашимов бик көчле иде. Тукай районыннан Марсель Нургалиевның көрәшүе ошый, Чаллыдан Айдар Нәҗметдинов матур алымнар күрсәтә иде.

“ИТ КУНМЫЙ”
— Хәзер көрәшмәсәң дә, формаң бер дә үзгәрми.

— 53 кг нан артканым юк. Ит кунмый (көлә).
— Күңел мәйданга тартыламы?
— Бер ел инде республика ярышында көрәшмәдем. Яшьләр көчле. Исемлекне карасаң, безнең чордагылардан бер-ике генә кеше күренә. Көрәшне күзәткәндә, җан атып торам, их, мәйданга чыгып ярышасы иде, дим.
— Кайсы районнар өчен көрәштең?
— Башта — Азнакай, Чаллының физик тәрбия институтына укырга кергәч, Чаллы өчен көрәштем. 2001 елда Чаллы өчен ярышып, Муса Җәлил турнирында I урынны алдым. 2003 елда Азнакай өчен I урынга лаек булдым.
— Тәкәләрең күпме?
— Биш тапкыр тәкә оттым. Рус авылларында дуңгыз бирәләр иде. Ике тапкыр дуңгыз алдым.

“УФ, УЛЫМ, ТАГЫ КӨРӘШӘСЕҢМЕНИ?”
Руслан белән тормыш иптәше Альбина дүрт бала тәрбияләп үстерә. Олы кызлары Азалина — КФУ студенты. 16 яшьлек Алмаз Әлмәт физик тәрбия көллиятендә укый. Өченче балалары Ралиягә — 4, төпчекләре Рамазанга 2 яшь.
— Әни белән хатын имгәнмәсен дип куркып тордылар. Ярышка җыенсам, әни: “Уф, улым, тагын көрәшәсеңмени?” — дип, мин кайтып җиткәнче, кайгырып бетә иде, — дип искә ала Руслан.
— Хәзер улың — танылган көрәшче!
— Улым Алмаз Әлмәттә көллияткә кергәнче, Азнакай өчен чыгыш ясады. Республика ярышларында призлы урыннар ала. Аны 7 яшьтә йөзүгә бирдем. Аннан үзе теләп көрәшкә күчте. Мәктәптән кайтуга тренировкага китә иде. Билбау көрәшендә дә, татар көрәше буенча да республикада беренче өчлектән төшмәде. Хәзер 55 кг да көрәшә. Әлмәттә укыгач, Әлмәт командасы составында йөри. Күптән түгел республика турнирында чемпион булды. Улым белән бик горурланам. Көрәшкә бик яратып йөри.
2 яшьлек улым Рамазан да, әле сөйләшә белмәсә дә, өйгә кайтып керүгә кочаклап алып, мине егарга маташа. Аны да, Алла боерса, көрәшкә тартасы булыр.
— Бүгенге көрәш турында ни диярсең, Руслан?
— Хәзер көрәшнең дәрәҗәсен бик күтәрделәр. Республиканың көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәт. Матур формалар бар, әллә кайдан күренеп торалар. Призлар да әйбәт. Моны улым Алмаздан чыгып та әйтә алам. Җиңгәч бирелгән акчаларын машинага дип җыя. Әле өч-дүрт зур ярыштан гына да ярты машиналык булды, дим.
— Ә кагыйдәләре?
— Алары үзгәреп тора. Кайбер әйберләр җитеп бетми. Мәсәлән, шул ук бер хәрәкәт өчен бер хөкемдар балл бирә, икенчесе — юк.
— Яшь көрәшчеләргә теләкләр дә әйтсәң иде.
— Көрәшче булу — горурлык. Анда кеше белән үзеңне ничек тотарга, өлкәннәргә мәрхәмәтле булырга да өйрәнәсең, холык ныгый, көчле буласың. Гел ярышка йөргәч, укуыбыз уртача иде. Спорт барыбер дәрәҗәне күтәрә. Улым әле техникумда I курста гына, спортчы булгач, еш мактыйлар үзен. Күңел сөенә. Ярышта шактый чит төбәкләрдә булдым. Быел улым Россия беренчелегендә көрәште, Алуштага хәтле бардык. Дөнья күрәсең, дусларың күбәя.
Телефон тотып утыруны ташларга, спортзалга йөрергә кирәк. Көрәшкә йөргән егеткә хөрмәт була.

Лилия ЙОСЫПОВА, "Ирек мәйданы" газетасыннан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading