16+

Руслан Нургалиев көрәшчеләре янында Салават нишләп йөргән?

Спортны, бигрәк тә милли көрәшебезне үз иткән, яраткан җырчы яшь көрәшчеләре белән аралашкан, тренерлар белән булачак турнирлар хакында сөйләшкән. Бу хакта безгә Әлмәт көрәш федерациясе башкарма директоры Рузил Ганиев хәбәр итте.

Руслан Нургалиев көрәшчеләре янында Салават нишләп йөргән?

Спортны, бигрәк тә милли көрәшебезне үз иткән, яраткан җырчы яшь көрәшчеләре белән аралашкан, тренерлар белән булачак турнирлар хакында сөйләшкән. Бу хакта безгә Әлмәт көрәш федерациясе башкарма директоры Рузил Ганиев хәбәр итте.

Салават Фәтхетдинов бүген Әлмәт районының Габдрахман авылында кунакта булган. Дөресрәге, биредә аның концерты узган. Ә концерт башланыр алдыннан ул шушы авылда танылган көрәшче һәм тренер Руслан Нургалиев җитәкчелегендә шөгыльләнүче көрәшче егетләр янында булып, булачак батырлар белән аралашкан. Очрашу барышында Салават күптән түгел мәрхүм булган Илгизәр ага Димиев истәлегенә ярышлар үткәрү планлаштырыламы дип сораган. Руслан Нургалиев белдергәнчә, чыннан да легендар спортчы һәм тренер истәлегенә Әлмәттә турнир оештыру планлаштырыла, Әлмәт көрәш федерациясе бу мәсьәлә буенча эшләр алып бара икән инде. "ШК" хәбәрчесе белән аралашкан вакытта, Руслан турнирны үткәрү вакыты тәгаенләштерелмәгән, әмма уразалар тәмамлангач, җәйгә таба күз уңаенда тотыла, дип хәбәр итте.

Руслан Нургалиев үзе бүгенге көндә Габдрахман һәм Тайсуган авылларында көрәш түгәрәкләре алып бара, һәрберсендә 20ләп егет белән шөгыльләнә икән. Узган җәйдә аны Тайсуган мәктәбенә директор итеп куйганнар. Нефтьчеләр гаиләсенә йорт биргән, бүгенге көндә тормыш иптәше белән икесе дә мәктәптә мәш киләләр. Мәктәптә укучылар саны 32гә калган иде, бүгенге көндә 100дән артык укучы белем ала икән биредә.

Директор итеп билгеләнгәнче дә, Татарстанның атказанган спорт остасы биредә көрәш түгәрәге алып барган. "Биредә эшли башлагач та, мин балаларны йөртү өчен автобус сорадым. Укучыларның әти-әниләре минем көрәшче икәнне белгәч, малайларын курыкмыйча көрәшкә бирделәр. Хәзер алар дәрес бетүгә спортзалга кереп, көрәш серләренә төшенә ала. Түгәрәк тәмамлангач исә, автобус аларны үз авылларына кайтарып куя. Кызлар да шулай ук төрле түгәрәкләргә кала алалар", ди ул. Руслан үзе, әлбәттә, физкультура дәресләрен алып бара. "Физкультура дәресе итеп көрәшне кертү дә бик әйбәт булыр иде, моның бернинди авырлыгын күрмим. Әнә, Башкортстанда спорт көрәше итеп керттеләр бит дәресләр, Татарстанда да мөмкин һәм кирәкле гамәл булыр иде", дип саный ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading