16+

Сакал шытып килә, яки янә татар-башкорт көрәше

КХЛда плей-офф кыза: “яшел дерби” теләгән идегезме – рәхим итегез! Гагарин кубогы өчен былтыр ярты юлда өзелгән көрәшнең дәвамын быел карарга насыйп булган икән: Көнчыгыш конференция ярымфиналында икенче ел рәттән “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” бер-берсенә туры килде.

Сакал шытып килә, яки янә татар-башкорт көрәше

КХЛда плей-офф кыза: “яшел дерби” теләгән идегезме – рәхим итегез! Гагарин кубогы өчен былтыр ярты юлда өзелгән көрәшнең дәвамын быел карарга насыйп булган икән: Көнчыгыш конференция ярымфиналында икенче ел рәттән “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” бер-берсенә туры килде.

Кем – кем белән
Хоккейдан ерак торучыларга иртәгә кичке сәгать 7ләрдән соң “Татнефть-Арена” боз сарае тирәсен урап узарга киңәш итәбез. Казанның ул территориясенә хоккей җанатарлары хуҗа. “Ак Барс” – “Салават Юлаев” каршылыгында беренче матч 17 мартка билгеләнгән. Башлану вакыты – 19.30.
Әгәр дә инде сез хоккей өчен бернигә карамый җан атарга әзер икән, билет алу мәсьәләсен кайгыртып куярга өлгергәнсездер, шәт. “Яшел дерби” диләр бу очрашуны. Димәк, билетсыз калу ихтималы көн кебек ачык. Бәясе күпме дисезме? 500дән – 2750 сумга кадәр.

Гагарин кубогы. Плей-оффның икенче раунды
Көнбатыш конференция:

ЦСКА – “Локомотив”.
СКА – “Динамо” (Мәскәү).
Көнчыгыш конференция:
“Ак Барс” – “Салават Юлаев”
“Авангард” – “Металлург”.
“Ак Барс” хоккейчылары “Салават Юлаев” белән 17 һәм 19 мартта Казанда уйный. Уфадагы уеннар –  21 һәм 23 мартта. Кирәк булса 5нче һәм 7нче уеннар (25, 27 март) – Казанда, 6нчысы (27 март) Уфада узачак.

Иң яхшы өчлек
Өчесенә – 63 алка!  Тему Хартикайнен, Сакари Маннинен һәм Маркус Гранлунд өчлеге даими чемпионатта шуның кадәр алка кертә алган. Финляндия хоккейчыларыннан торган өчлек КХЛда даими чемпионат нәтиҗәсе буенча “Иң яхшы өчлек” призына да лаек булды. Шуны күздә тотып, кайберәүләр “Салават Юлаев”ның уены менә шул хоккейчыларның кәефенә бәйле, дип тә нәтиҗә ясый.
Уфаның әлеге хоккейчылары даими чемпионатта “Ак Барс” капкасына да алка керткәне хәтердә, плей-оффта аларны “Торпедо” да туктата алмады. Инде хәзер “Ак Барс”тан могҗиза көтәбез.
– Даими чемпионатны оныттык инде, хәзер плей-офф бара. “Салават Юлаев” – яхшы команда. Ул бер звено командасы гына була алмый. Алар күплектә яхшы уйный. Димәк кагыйдәне азрак бозарга кирәк, – дип бәя бирде “Ак Барс”ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов көндәшенә ачык күнегүләр вакытында.

Данис һаман юк
Күнегүләр димәктән, команда капитаны Данис Зарипов күренми бит әле. “Салават Юлаев” белән беренче уенга да чыкмаячак икән. Баш тренер вакыйгалар агышын ашыктырмаска кушты.
– Данис индивидуаль программа буенча шөгыльләнә. Ул озак вакыт шөгыльләнмәде, бозда шумады. Ә монда ныклы әзерлек кирәк. Хәле канәгатьләнерлек, Уфа белән уенга әзерлибез. Беренче уенга түгел, әмма сериягә әзер булачак, – диде Квартальнов.
Аның каравы сакчы Альберт Яруллин сафка басты. “Бар да яхшы, сәламәтлек белән проблемалар юк. Гомуми төркемдә шөгыльләнәм, үземне яхшы хис итәм”, – ди “Торпедо”га каршы сериядә ике генә уенда катнаша алган уенчы.
Капкада кем торачак, дисезме? “Адам Рейдеборн да, Тимур Билялов та әзер”, – диде баш тренер.
Данис Зарипов турында сүз чыккач, шунысын да әйтик: 26 мартта 40 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк ул. Юбилеен күтәренке кәефтә билгеләп үтәр өчен серияне 5 уеннан да артыгракка сузарга кирәкмидер.
Капитанны карт икән инде дияргә ашыкмагыз. Әнә, “Автомобилист” командасы Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калса да, аның легендар уенчысы Павел Дацюк “Авангард” капкасына гол кертеп, КХЛ тарихында плей-оффта гол керткән иң өлкән хоккейчы (42 яшь тә 233 көн) булып тарихка керде. Моңа кадәрге рекорд иясе Сергей Федоров иде. “Металлург” өчен уйнап ул 2012 елда үзенә 42 яшь тә 100 көн булгада гол керткән булган. Шулай булгач, Данисны өч ел уйнатасы бар әле.
Ә әлегә плей-офф. Хоккейчылар гына түгел, тренерларның да сакал үстерер чагы. Әллә хорафатка ышаналар, әллә үз-үзләрен карарга вакытлары юк шунда – белмәссең. Хәерлегә генә була күрсен!

Фото: https://www.ak-bars.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading