16+

Самара стадионын казанлылар төзи

Универсиада уеннарын югары дәрәҗәдә үткәреп, Казан хәзер илнең күп төбәкләренә үрнәк булып тора. 2018 елдагы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнгәндә дә Универсиада тәҗрибәсенә таяначаклар. Әйтик, Казан төзүчеләре самаралыларга футбол стадионы төзи. Проектны «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе тормышка ашыра, бу - чемпионатка төзелүче җиде стадионның берсе.

Самара стадионын казанлылар төзи

Универсиада уеннарын югары дәрәҗәдә үткәреп, Казан хәзер илнең күп төбәкләренә үрнәк булып тора. 2018 елдагы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнгәндә дә Универсиада тәҗрибәсенә таяначаклар. Әйтик, Казан төзүчеләре самаралыларга футбол стадионы төзи. Проектны «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе тормышка ашыра, бу - чемпионатка төзелүче җиде стадионның берсе.

Ә легә булачак стадион мәйданында - тирә-якта зур-зур балчык, вак таш өемнәре... Сары каска кигән төзүчеләр зур краннар арасында, кырмыскаларны хәтерләтеп, барысы да үз эше белән мәшгуль. Ара-тирә ак каскалы бер төркем кешеләр дә күренгәли. Болары - стадион төзелеше өчен җавап бирүче инженерлар. Объектта барлыгы 818 кеше эшли. Шуларның 20-25 проценты татарстанлылар.

«Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе Универсиада биналарын төзегәндә дә актив катнашкан. «Казан-Арена» футбол стадионы, Спортның су төрләре сарае, Казан теннис академиясе һ.б. биналар - алар эше. Оешманың баш инженер урынбасары Рәмзил Вилданов белдергәнчә, Самара стадионындагы барлык эшләр дә график буенча бара.

- Әле бераз графиктан алдарак да барабыз, - диде ул.

Стадионның барлык мәйданы 110 мең м3 тәшкил итә. Хәзер биредә нигезгә бетон коялар.

- Бетон салу - төзелештә иң авыр процессларның берсе. Ул тере организм кебек, температура үзгәрешләренә бик сизгер. Бетон җәйгән вакытта билгеле бер һава температурасы, дымлылык булырга тиеш.

Шуңа да салынган фундаментның бер өлеше чатырлар белән капланган. Бу бетон өчен уңайлы микроклимат булдырырга ярдәм итә, - дип аңлатты безгә эш барышын Рәмзил Вилданов. Шуны әйтергә кирәк, төзелеш эшләрендә бары тик Россия материалла­рын гына кулланырга тырышалар, кыйммәтле импорт товарларын да шуңа алыштыралар. Бетон да төзелеш объектының үзендә эшләнелә. Шунда ук аның сыйфаты, чыдамлылыгы тикшерелә.

- «Казан-Арена» стадионын төзегәндә без субай кактык, биредә исә җирнең үзенчәлекләренә бәйле рәвештә катлаулырак механизм кулланырга туры килде, таш салабыз, - дип белдерде инженер урынбасары.

Стадион бераз Казан циркын да хәтерләтәчәк: ул тәлинкә сыман булачак. Төзүчеләр моны Самараның авиация, космик технологияләр юнәлешендә алдынгы төбәк булуына бәйләп аңлаттылар, бина шуңа күрә космик җисемгә охшаш булачак. Самара стадионы Казанныкыннан бераз биегрәк булачак. ФИФА ­та­ләп­ләре буенча, урыннар саны шулай ук калачак: 45000 кешегә исәпләнгән. «Казан-­Арена»дан аермалы буларак, монда зур медиафасад булмаячак, аның урынына стадион кичләрен төрле утлар белән янып торачак.

- Һәр төзүченең шундый зур, грандиоз проектларда катнашасы киләдер, мөгаен. Тарихта эзе калачак әлеге бинаны төзергә нәкъ менә безне чакыруларына мин чиксез шат. Бу безнең өчен зур дәрәҗә, - дип сөйләде Рәмзил Вилданов. Әгәр, бәхет елмаеп, аңа да Футбол буенча дөнья чемпионатын карарга насыйп булса, бу бинага горурланып киләчәген дә яшермәде ул.

Стадион шәһәр читендәрәк урнашкан. Әле күптән түгел монда ниндидер бина торгызулары турында уйламаган да шәһәр халкы. Чөнки баштарак стадион Идел елгасы буенда ясалырга планлаштырылган. Ләкин халык әлеге идеягә каршы килгән. Соңыннан исә стадион төзү өчен әлеге мәйдан билгеләнгән. Корылма шәһәр читендә булса да, бик җайлы җирдә урнашкан. Бу - шәһәр аша үтүче бөтен юллар кисешкән урын, аэропортка да 25 чакрым тирәсе генә. Стадион янында машина парковкасы, парк һәм ял үзәкләре булачак.

- Төзелеш эшләренә икътисади кризисның тәэсире булмады. Фундаментны салып бетергәннән соң, җәйгә таба инде металл конструкцияне торгыза башлаячакбыз. Стадионның каркасы җиңел, ләкин нык металлдан ясалачак, - диде Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры урынбасары Равил Хөснетдинов.

Стадион 2017 елның декабрь аенда сафка басачак дип ышандырдылар.


2018 елдагы Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиянең 11 шәһәрендә, 12 стадионда узачак: Казанда «Казан-Арена» стадионы, Мәскәүдә ике стадион, Самара, Саранск, Санкт-Петербург, Сочи, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Калининград, Волгоград.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading