16+

Сайлыйбыз: "Изге Болгар җыены"нда Татарстаннан кемнәр көрәшәчәк?

Бәйгедә Россиянең уннан артык төбәгеннән көрәшчеләр килүе көтелә. Безнекеләрне борчыган сорау - Татарстаннан кемнәр көрәшәчәк?

Сайлыйбыз: "Изге Болгар җыены"нда Татарстаннан кемнәр көрәшәчәк?

Бәйгедә Россиянең уннан артык төбәгеннән көрәшчеләр килүе көтелә. Безнекеләрне борчыган сорау - Татарстаннан кемнәр көрәшәчәк?

Шимбә көнне Болгарда көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Турнир «Изге Болгар җыены» кысаларында үтәчәк. Ярышларда җиңүчегә (абсолют батыр) төп бүләк — автомобиль биреләчәк, дип хәбәр итә Татарстанның спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Бәйгедә Россиянең уннан артык төбәгеннән көрәшчеләр килүе көтелә. Безнекеләрне борчыган сорау - Татарстаннан кемнәр көрәшәчәк? Бу юлы әлеге турнирга эләгү өчен дә республиканың көрәш федерациясе сайлап алу турниры уздырырга булган. Җомга көнне Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда узачак уз турнир. Федерация бу чакыру ясап, районнарга тараткан. Бәйге биш үлчәү - 60, 70, 80, 90 һәм авыр үлчәүдә үтәчәк. Сайлап алу турнирында җиңү яулаган ике көрәшче Болгарда бил алышу хокукына ия булачак.

Владимир Путин карары нигезендә, киләсе елда Идел буенда ислам кабул ителүнең 1100 билгеләп үтеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading