16+

Сезонны уңышлы яптык

Казанның «Рубин» футбол командасы сезонның соңгы матчында Краснодарның «Краснодар» командасын җиңүгә иреште. Шулай итеп, казанлылар чемпионат нәтиҗәләре буенча 6 нчы урынга чыгып, 2013/2014 сезонына Европа Лигасына юллама алдылар.

«Рубин» матчта исәпне 7 нче минутта ук ачты - Роман Еременко каршы як капкасына беренче тупны кертеп тә куйды. Гадәттә беренче туптан соң уенчыларның игътибарлары бераз сүрелә төшә, әмма биредә алай булмады. «Рубин» егетләре уен дилбегәсен кулларында нык тотып, каршы якка куркыныч мизгелләрне тудыра тордылар. Әмма беренче таймда исәп үзгәрешсез калды. Икенче таймның урта бер җирендә «Рубин» бу уенда өстенлеген янә бер кат раслады - каршы капкага тагын бер туп очты. Монысы - Натхо тырышлыгының нәтиҗәсе. Шуның белән шул: уенда капкаларга башка туплар кермәде, «Краснодар» коры исәп белән калды. Казанлылар авыр сезонны яптылар. Футбол буенча Россия чемпионатының яңа сезоны июльнең икенче яртысында старт алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading