Шәһри Казан

Шанхайда ярышка бер тамашачы да килмәгән, Барселонада ­җанатарларга берничә урындык, ә Казанда халык бәйрәмгә килгән кебек

Сергей Большаков, ачык суда йөзүче: - Казан - бик матур шәһәр. Монда безгә бар нәрсә дә ошый. Чемпионатны оештыру да югары дәрәҗәдә, бер чем­пио­натта да болай күңелле булганы юк иде. Миңа бигрәк тә волонтерларның яхшы эшләве ошады, биредә һәр көн бәйрәм кебек. Тамашачылар да спорт ярышларына күпләп йөри. Хәтерлим әле:...

Сергей Большаков, ачык суда йөзүче:
- Казан - бик матур шәһәр. Монда безгә бар нәрсә дә ошый. Чемпионатны оештыру да югары дәрәҗәдә, бер чем­пио­натта да болай күңелле булганы юк иде. Миңа бигрәк тә волонтерларның яхшы эшләве ошады, биредә һәр көн бәйрәм кебек. Тамашачылар да спорт ярышларына күпләп йөри. Хәтерлим әле: 2011 елда Шанхайда узган чемпионатта бер тамашачы да килмәгән иде. Барселонада да ­җанатарлар өчен берничә генә урындык ­куелган иде. Ә монда ярышларга халык бәйрәмгә килгән кебек.
Ольга Никонова, Петербургның «Авторадио» корреспонденты:
- Казан - искиткеч шәһәр. Минем монда икенче тапкыр килүем, беренче мәртәбә Универсиада вакытында волонтер булып килгән идем. Шул вакытта ук Казанны яратып калдым, бу юлы корреспондент сыйфатында килдем. Миңа шәһәрдәге татар колориты бик ошый, милли кухнягызны да яратам. Өчпочмакның ничек пешерелгәнен сорап, өйгә кайткач та ясап карадым. Тәме сезнеке кебек үк булмаса да, якыннарым яратып ашады.
Казан Кремлен дә, Милли музеегызны да яратып калган идем. Сөембикә турындагы риваять тә күңелемне кузгатты.
ФОТО «Р-СПОРТ»/МИА «РОССИЯ СЕГОДНЯ»
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: