16+

Шатландык, сүгендек, кычкырдык, яки Муса Җәлил турнирының икенче көне ничек узды?

2022 елда Муса Җәлил турнирына "разведка"га килеп икенче урынны алып киткән Лаеш командасы быел Күчмә Кубокны, ниһаять, үзләренә алып китте. Узган ел 3нче урында калган Чаллы командасына беренче булу өчен бер җиңү җитмәде.

Шатландык, сүгендек, кычкырдык, яки Муса Җәлил турнирының икенче көне ничек узды?

2022 елда Муса Җәлил турнирына "разведка"га килеп икенче урынны алып киткән Лаеш командасы быел Күчмә Кубокны, ниһаять, үзләренә алып китте. Узган ел 3нче урында калган Чаллы командасына беренче булу өчен бер җиңү җитмәде.

Командалар беренчелегендә быел Лаеш - беренче, Чаллының Комсомол командасы - икенче, Теләче - өченче. Әлмәт быел дүртенче урында гына. Ни гаҗәп, автокаланың, ягъни Чаллының тагын бер командасы да югарыда - бишенче урында. Монысына да бераз бәхет елмаймаган, чөнки алар да Әлмәттән берничә очко ераклыкта гына урнашкан. Гадәттәгечә, Чистай шаккаттыра, бу юлы алар 7нче урынга менеп кунакладылар, 6нчы урында калган арчалылардан 2 очкога гына калышып. Монда Илнар Закиров хезмәт куя. Җирле федерация рәисе көчле. Дөрес, Чистайда башкача эшлиләр. Лаешлылар көчле көрәшчеләрне үзенә чакырып эшле, тораклы итсә, Чистайда аерым ярышларга гына чакыралар көрәшчеләрне. Гадәттә, Башкортстаннан һәм Төмәннән. Болай да нәтиҗә ясап була: Айнур Сыртаев - икенче, Булат Гадершин, Турал Азимов - өченче. Илнар Закиров - үзе беркемгә, бернинди мөмкинлек калдырмыйча, беренче. Җиңүчеләрне хөкем итмиләр. Дөрестән дә шулай.

Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы оештырган бәйгенең икенче көнен карарга шактый тамашачы җыелды бу юлы. "Манзара"дан да аз булмагандыр шәт. Шатландырды, анысы. Бәйгенең дәрәҗәсе көчле чөнки, шуның белән дә, пиар ягыннан көчлерәк булуы да роль уйнагандыр. Шатландырды монысы. Легендар көрәшчеләре күп иде быел. Чөнки аларны зурладылар, халыкка күрсәттеләр. Айрат Гилаев, Рәшит Сәмигуллин, Гакыйф Борханов, Әсхәт Гайнуллин һәм башкаларны күрә алдык. Афәрин, оештыручыларга. Балтачтан Айдар Хәйретдинов, Ранил Габдрахмановлар, тагын берничә чакырылган легендалар гына күренмәде. Кызганыч.

Ә мәйданда исә киеренче көрәш барды. Быелгы ярышлар Россия чемпионатына сайлап алу бәйгесе булганга күрәдер, келәмдә ут уйнатты егетләр. Секундантлар, тренерларга гына бераз үзен кулга аласы, авызын каплыйсы бар. Тәрбия дигән нәрсәгә игътибар бирсеннәр иде. Бетеп бара алайса анысы. "Судья - козел", "судья - баран", "о...ел что-ли" кебек сүзләрне еш ишетәбез хәзер кызганыч.

Шәхси беренчелекләрдә көчлеләр җиңде. Берничә ел рәттән җиңүчеләр арта бара, Айрат Гилаевның мәңгелек рекордына (Муса Җәлил турнирларын 12 тапкыр откан ул) таба атлаучылар да бар. 60 кг.да 19 яшьлек Азнакай егете Илфат Миңнегалиев финалга кадәр җитеп, финалда Алексей Абрамовның үзен куркытып алды әнә. Афәрин лаешлыларга, өметле егетне вакытында күреп алганнар. Әлмәткә дә китә алган булыр иде Илфат, якынрак бит.

65тә Илнар Закиров беркемгә мөмкинлек калдырмады, дидек. Алай гына да түгел, шәп көрәшеп, матур алымнар күрсәтеп, Ильяс Галимов истәлегенә булдырылган 30 мең сумлык премиягә дә ия булды ул. Шул ук авырлыкта Әлкидән Илназ Хәмидуллинга сокландык. Көрәш арттарак калган район бу. Шулай шул, көрәшчесе булмаган район юк ул. Йөрергә, көрәшергә генә кирәк. 

70 кг.да җиңгән Ислам Фәләхов өчен иң нык шатланучы, мөгаен, каләмдәшебез Энҗе Габдуллина булгандыр. Сәбәбен белмим. Бәлки ярымфиналда Исламның Рафаэль Бильдановны, җәрәхәт алуына карамастан җиңүе шатландыргандыр аны. Финалда да аксап көрәште Алабуга егете. Айназ Тимировны барыбер җиңүгә иреште.

75 кг.лылар арасында Илназ Рамазановка аз гына җитмәде. Финалда "Макгрэгор"ның үзен, ягъни Динар Кәримуллинны җиңәргә аз гына җитмәде. Булгалый. Чистай өчен көрәшкән Булат Гадершин белән Чаллыдан Ринат Мингалиевлар - өченче урында. Зәй командасында нигә урын булмады икән Булатка?

80 кг.лылар арасында Теләчедән Эмиль Мавлин "якташы" Артур Зөлкәрнәевны бирелдерде. Әгәр дә Россия чемпионатында Татарстан өчен чыгыш ясау максаты торса, Артур җиңелмәс тә иде бәлки. Ләкин икесе дә канәгать, икесе дә Россия чемпионатына бара. Барырга тиешләр һәрхәлдә. Бу үлчәүдә Ленар Садыковка соклануыбызны дәвам итәбез. 32 яшьлек көрәшчегә иң алдынгылар арасына чыгарга гел аз гына җитми кала. Ләкин үзе - гел җиңүчеләр арасында ул. Бервакыт китәрмен дә дигән иде. Бу юлы да "Китмә әле, Ленар" дип әйттем үзенә.

85тә кызык. Башта инде берничә ел рәттән җиңелмәс дип тоелган Ранис Галимуллин Чаллыдан Азат Габдрәшитовка оттырды. Азатны инде чемпион булыр дип фаразлаган иде кайберәүләр. Чөнки Татарстан чемпионатында Ренас Кәлимуллинны да отты ул. Ярымфиналда очрашты алар. Ренас берничә секунд эчендә чиста җиңү яулады. Көчле реванш булды бу. Финалда исә Радик Сәлаховны да бирелдерде. Шулай итеп, Ренас Муса Җәлил турнирын 8нче тапкыр отуга иреште.

90да Илмир Төхвәтуллин шулай ук "якташы" Раил Сәлахетдиновка оттырды. Махсусмы, юкмы - белмим. Финалда Раил белән Айрат Сәмигуллин тартышты. Җиңү Сәлахетдинов кулында. Айрат бик озак уйланып утырды әле соңыннан келәм читендә.

100 кг.да - классика: Булат Мусин - Эльдар Хәмитов. Чирекфиналда Эльдар тагын бер фаворит - Айдар Алтынбаевны отты. Авырлык белән генә булса да, ышанычлы төстә отты. Ә Айдар беренче әйләнештә үк Руслан Рәфыйковны бирелдергән иде. Финалда исә Булат җиңде. Бу аның әлеге ярышларда бишенче җиңүе икән.

Яңалык. 115 кг.га кадәр авырлык. Яңа үлчәүдә элеккеге чемпион - тагын бер легенда Раил Нургалиев. Финалда ул Башкортстан вәкиле, ялгыш, Чистай вәкиле Айнур Сыртаевны җиңел генә отты. һәм, игътибар, Муса Җәлил турнирларында 10нчы җиңүен яулады. Айрат Гилаевны куып тота алырмы? Вакыт җитәрме Раилгә? Җитсен иде. Нургалиевның көрәшен ярата тамашачы. Көрәшсен әле ул. Иң үкенечлесе шунда: Раил Россия чемпионатына бара алмаячак. Бер-бер хәл кылмасалар инде. Чөнки Россия чемпионатында андый авырлык булмаячак.

130да Ленизга сокланып утырдым. Абдуллинга диюем. Ярата ул Муса Җәлил турнирларын, берничә тапкыр җиңде дә, күп тапкырлар призерлар арасына да керде. Иң өлкән призер да әле ул, Ленизга 39 икән инде (Раил Нургалиевка - 37). Көч бар, дәрман бар, егетләрчә формада үзе. Әмма финалда Радик Сәлахов көчлерәк булды. Муса Галләмов һәм Турал Азимов - өченче.

Иң дәүләр арасында Сергей Павликны отучы табылды. Ранис Гыйләҗетдинов Зәй егетенә бернинди мөмкинлек бирмәде. Финалда Ранис Альберт Ситдыйковны отты. Павликны җиңел генә откан иде, ә Альберт белән шактый тартыштылар...

Менә шулайрак булды кыскача алганда. 60нчы турнир тәмам.

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Алексей Абрамов (Лаеш)
2 урын – Илфат Миңнегалиев (Лаеш)
3 урын – Ришат Исхаков (Чаллы), Дмитрий Гайнеев (Әлмәт)

65 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илнар Закиров (Чистай)
2 урын – Илназ Хәмидуллин (Әлки)
3 урын – Илназ Димиев (Лаеш), Илһам Гайфетдинов (Мамадыш)

70 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ислам Фәләхов (Алабуга)
2 урын – Айназ Тимеров (Чаллы)
3 урын – Рафаэль Бильданов (Әлмәт), Айнур Мирзаянов (Чаллы)

75 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Динар Кәримуллин (Лаеш)
2 урын – Илназ Рамазанов (Тукай)
3 урын – Булат Гадершин (Чистай), Ринат Мингалиев (Чаллы)

80 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Эмиль Мавлин (Теләче)
2 урын – Артур Зөлкәрнәев (Теләче)
3 урын – Айзат Гәрәев (Балтач), Ленар Садыйков (Чаллы)

85 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ренас Кәлимуллин (Теләче)
2 урын – Рөстәм Сәлахов (Чаллы)
3 урын – Азат Гәбдрәшитов (Чаллы), Виталий Колесников (Чаллы)

90 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Раил Сәлахетдинов (Лаеш)
2 урын – Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)
3 урын – Руслан Зыятдинов (Питрәч), Илмир Төхвәтуллин (Лаеш)

100 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Булат Мусин (Яңа Савин)
2 урын – Эльдар Хәмитов (Чаллы)
3 урын – Руслан Шәңгәрәев (Чаллы), Айгиз Зәйнетдинов (Теләче)

115 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Раил Нургалиев (Теләче)
2 урын – Айнур Сыртаев (Чистай)
3 урын – Дилүс Закиров (Саба), Рифа Ахунҗанов (Саба)

130 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Радик Сәлахов (Лаеш)
2 урын – Лениз Абдуллин (Вахитов)
3 урын – Муса Галләмов (Лаеш), Турал Азимов (Чистай)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ранис Гыйләҗетдинов
2 урын – Альбер Ситдыйков (Арча)
3 урын – Рөстәм Бәдретдинов (Чаллы), Фирдүс Зәйнуллин (Яңа Савин)

Командалар беренчелеген:
1. Лаеш районы
2. Чаллы (Комсомол)
3. Теләче
4. Әлмәт
5. Чаллы (Автозавод)
6. Арча
7. Чистай
8. Кукмара
9. Яңа Савин
10. Балтач
11. Тукай районы
12. Мамадыш
13. Түбән Кама
14. Саба
15. Баулы
16. Питрәч
17. Лаеш 
18. Балык бистәсе
19. Вахитов
20. Актаныш
21. Әтнә
22. Түбән Кама районы
23. Биектау
24. Чирмешән
25. Азнакай
26. Зәй
27. Минзәлә
28. Алабуга
29. Нурлат
30. Ютазы
31. Яңа Чишмә
32. Балтач 2
33. Кайбыч
34. Мөслим
35. Сарман
36. Әлки
37. Яңа Савин 2
38. Мари Эл
39. Совет районы
40. Чаллы (Үзәк)
41. Яшел Үзән
42. Оренбург
43. Баулы 2
44. Менделеевск

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading