Шәһри Казан

Шерше ля фам, ягъни хатын-кызны эзләгез

Испания премьер-лигасында яңа сезон башланырга да өлгермәде, илнең гамәлдәге чемпионы «Реал» тирәсендәге имеш-мимешләр белән бөтен мәгълүмат чарасы тулды. Хәзер клуб вәкилләре үзарада гына калырга тиешле серләрне тышка чыгарган гаеплене эзләү белән мәшгуль. Шик уятучы билгеле кебек. «Реал» «йолдыз»ларының берсе Криштиану Роналду капкачы Икер Касильясның йөргән кызы спорт журналисты Сара Карбонероны...

Реклама

Испания премьер-лигасында яңа сезон башланырга да өлгермәде, илнең гамәлдәге чемпионы «Реал» тирәсендәге имеш-мимешләр белән бөтен мәгълүмат чарасы тулды. Хәзер клуб вәкилләре үзарада гына калырга тиешле серләрне тышка чыгарган гаеплене эзләү белән мәшгуль. Шик уятучы билгеле кебек. «Реал» «йолдыз»ларының берсе Криштиану Роналду капкачы Икер Касильясның йөргән кызы спорт журналисты Сара Карбонероны шпионлык итүдә инде гаепләргә өлгерде. Аның фикеренчә, Касильяс клуб тренерлары һәм уенчылары арасындагы эчке каршылыклар турында Карбонерога сөйләгән булырга тиеш. Ул нәкъ менә әлеге танылган спорт журналисты бу серләрне киң җәмәгатьчелеккә чыгарган дип уйлый.
Мадрид клубында җитди проблемалар булуы Криштиану Роналдуның «Гранада» капкасына керткән тупларыннан соң сөенмәвеннән, моның сәбәпләрен уенчылар үзләре белә дигән сүзләреннән соң ачыла башлаган иде. Команданың төп «йолдыз»ының башка клубка күчү ихтималы турында да сүзләр чыкты.
Озак та үтмәде, баш тренер Жозе Моуриньо белән уенчы Серхио Рамос арасында җитди конфликт чыгуы турында мәгълүмат таралды. Утка керосин өстәп дигәндәй, Рамос дубль командасы белән күнекмәләр уздыра башлады. Команданың «эчке кухнясы» массакүләм мәгълүмат чараларында торган саен күбрәк ачыла баруына беренче булып Жозе Моуриньо чик куярга уйлаган. Ул барлык җәнҗаллар хакында журналистларга түкми-чәчми сөйләп баручы сатлыкҗанны ачыкларга сүз биргән. Ә якташына бу эштә бик теләп ярдәм итәргә ниятләгән Роналду «җилнең кай яктан исүен» ишарәләгән инде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: