16+

Шәп җитәкче, шәп спортчы, шәп гаилә башлыгы иде...

Равил Хәйруллин хастаханәгә кинәт эләгә. Башта температурасы була, аннан үпкәләренең ялкынсынуы ачыклана. Дусты, танылган көрәшче Әүхәт Мөхәммәдиев белдергәнчә, берничә көннән шалтыратып, тиздән эшкә чыгачагы хакында да сөйләгән әле. Ләкин узган шимбәдә Равил абыйны ИВЛга тоташтыралар...

Шәп җитәкче, шәп спортчы, шәп гаилә башлыгы иде...

Равил Хәйруллин хастаханәгә кинәт эләгә. Башта температурасы була, аннан үпкәләренең ялкынсынуы ачыклана. Дусты, танылган көрәшче Әүхәт Мөхәммәдиев белдергәнчә, берничә көннән шалтыратып, тиздән эшкә чыгачагы хакында да сөйләгән әле. Ләкин узган шимбәдә Равил абыйны ИВЛга тоташтыралар...

Бүген Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинны соңгы юлга озаттык. Хушлашу чарасына Равил Гарифулла улының элеккеге хезмәттәшләре дә, көрәш җәмәгатьчелеге дә күпләп җыелган иде.

...Бер катафалк килә, икенчесе китә. Ун минут саен диярлек. Шунда ук ашыгыч ярдәм машиналары да әле берсен китерәләр, әле икенчесен. Конвейр, ди чарага җыелучылар. Вил Усманов та язып куйган әнә: коронавируска ышанмыйсыз икән, морг янына килеп карагыз. Вазгыять катлаулы булып кала бирә, танышлар, дуслар китә, авыручылар саны артканнан арта бара. Ә без вакцина ясатырга да куркабыз...

Мәрхүм белән хушлашу чарасына соңгы елларда Равил абыйның турыдан-туры җитәкчесе булган ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та килгән иде. Ул үзенең чыгышында әлеге үлемгә һаман да ышанмавы хакында белдерде. “Көннең икенче яртысында портфелен күтәреп килеп керер дә, ялтырап торган зәңгәр күзләре белән ниндидер мәсьәләләр турында сөйләшә башлар кебек. Күңелдә ул үлгән дигән хис юк та әле. Бик зур рәхмәт Равил белән хушлашырга килгәнегез өчен. Шуның кадәр кешенең җыелуы тагын бер тапкыр дустыбызның никадәр якты кеше булуы турында сөйли”, дип белдерде Марат Готыф улы ун елдан артык үзенең уң кулы булып эшләгән Равил Гарифулла турында.

Р.Хәйруллин хастаханәгә кинәт эләгә. Башта температурасы була, аннан үпкәләренең ялкынсынуы ачыклана. Дусты, танылган көрәшче Әүхәт Мөхәммәдиев белдергәнчә, берничә көннән шалтыратып, тиздән эшкә чыгачагы хакында да сөйләгән әле. Ләкин узган шимбәдә Равил абыйны ИВЛга тоташтыралар...

Хастаханәгә эләккән көннән алып барлык эш-гамәлләрне контрольдә тотучы Әгъзам Гобәйдуллин була. Әйе, аларның дуслыгы турында инде легендалар йөри. Чистай совхоз-техникумында танышкан егетләр бергәләшеп Мәгаз Сәхабетдиновның көрәш, грек-рим көрәше түгәрәгенә йөриләр. Көрәшә-көрәшә, Равил Хәйруллин грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы дигән дәрәҗәле исем алуга ирешә. Шул ук вакытта җитәкче буларак та таныла башлый ул.

Ә.Гобәйдуллин искә алганча, Равил абый Арча районының Азин совхозында эшләгән вакытта совхоз бәрәңге үстерү буенча республикада беренче урыннарга чыга. Дүрт ел Питрәч районы хакимиятендә эшләп алгач, 1998 елда Минтимер Шәймиев Хәйруллинга Балык Бистәсе районын җитәкләргә тәкъдим ясый. Әгъзам Гобәйдуллин искә алганча, шул еллар эчендә район авыл хуҗалыгы буенча да, социаль өлкәдә дә бик зур үсешкә ия була.

Сүз уңаеннан, бүген Татарстан җитәкчелеге дә Равил Гарифулла вафаты уңаеннан кайгынамә бастырып чыгара. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың Премьер-министры Алексей Песошин, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, вице-премьерлар Марат Әхмәтов, Марат Җәббаров, спорт министры Владимир Леонов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов имзалаган.

Равил Хәйруллин Арча районы Ташкич авылында җирләнде.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading