16+

Сочида булмаса, Минскида булдырдык!

Хоккей буенча ил җыелма командасы ике елдан соң кабат дөнья чемпионы исемен яулады. 10 уенда - 10 җиңү. Минск каласында узган турнир безнекеләр өчен әнә шундый гаять уңышлы статистика белән тәмамланды. Яңа баш тренер Олег Знарок җитәкләгән команда төркем этабында башта Швейцария хоккейчыларын 5:0 исәбе белән җиңде, аның артыннан финнар...

Сочида булмаса, Минскида булдырдык!

Хоккей буенча ил җыелма командасы ике елдан соң кабат дөнья чемпионы исемен яулады. 10 уенда - 10 җиңү. Минск каласында узган турнир безнекеләр өчен әнә шундый гаять уңышлы статистика белән тәмамланды. Яңа баш тренер Олег Знарок җитәкләгән команда төркем этабында башта Швейцария хоккейчыларын 5:0 исәбе белән җиңде, аның артыннан финнар...

Хоккей буенча ил җыелма командасы ике елдан соң кабат дөнья чемпионы исемен яулады. 10 уенда - 10 җиңү. Минск каласында узган турнир безнекеләр өчен әнә шундый гаять уңышлы статистика белән тәмамланды. Яңа баш тренер Олег Знарок җитәкләгән команда төркем этабында башта Швейцария хоккейчыларын 5:0 исәбе белән җиңде, аның артыннан финнар 2:4 исәбе белән капитуляцияләнде, аннары америкалылардан 6:1 исәбе белән өстен чыктык. Казахстан хоккейчыларын - 7:2, латышларны - 4:1, Германия командасын - 3:0, белорусларны 2:1 исәбенә җиңүгә ирештек. Чирекфиналда французларны 3:0 исәбе белән откан командабыз, ярымфиналда шведларны 3:1 исәбенә җиңеп, финалга юллама алды.
Финалдагы көндәшебез финнарның турнирдагы юлы алай ук җиңел булмады. Шулай да алар, авырлык белән булса да, мөһим этапка уза алды. Ничек кенә булмасын, финал бөтенләй башка мотивация сорый торган уен. Бу очракта Россия хоккейчыларында ул финнарга караганда күбрәк иде. Швед тренеры белән тыелган ишарәләр ярдәмендә аралашканы өчен дисквалификацияләнгән баш тренер Олег Знарок финалны трибунадан гына карарга мәҗбүр булды. Аннары шунысы да бар - Сочи Олимпиадасында безне медальләр өчен көрәштән нәкъ менә финнар төшереп калдырган иде.
Якшәмбе кичендә узган бу матчта безнекеләр финнардан Сочи өчен «үч алды» дисәң дә була. Финалның төп нәтиҗәсе - 5:2. Безнекеләрдән алкаларны С.Широков, А.Овечкин, Е.Малкин, Д.Зарипов, В.Тихонов кертте.
Бәлки, кайберәүләр, Сочида шулай матур итеп җиңәргә кирәк иде, дөнья чемпионатларының дәрәҗәсе Олимпиадага җитми, аннары бу юлы көндәшләр дә бездән бер башка көчсезрәк иде, дияр. Ләкин, кем әйтмешли, җиңүчеләрне хөкем итмиләр. Ике атнадан артык дәвам иткән бу турнир барышында халыкны трибуналарга, телевизор каршына җыйган яңа команда хоккей сөючеләр, илнең спорт җитәкчеләре каршында реабилитацияләнгәндер дип уйлыйк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading