16+

Спортның техник төрләре буенча да Олимпиада кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе дә 5 илдә автоузышларда спортчы буларак катнашты. Төрле елларда 3 нче, 2 нче һәм 1 нче урыннарны алуга иреште.

Спортның техник төрләре буенча да Олимпиада кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе дә 5 илдә автоузышларда спортчы буларак катнашты. Төрле елларда 3 нче, 2 нче һәм 1 нче урыннарны алуга иреште.

Бу мәгълүматны «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә хөкемдарларның республика коллегиясе рәисе Аркадий Дадаев әйтте. Ул Татарстан Президентының автомотоспорт үсешенә зур игътибар бирүен рәхмәт хисләре белән телгә алды. Биектау районында 1995 елда автодром төзелгәннән соң спортның бу төре тагын да җанлана.
- Республикада 1996 елда автомотоспорт федерациясе оештырылды. Хәзер бездә, «КамАЗ-Мастер» командасын да санап, исемнәре танылган 76 автоузышчы бар, - диде Аркадий Дадаев. Узган ел Тимур Тимерҗанов ралли-кросс буенча Европа чемпионы исеменә лаек булган. Ашот Ервондян, Тимур Шиһабетдинов, Ирек Миннәхмәтов, Рәсүл Миңнеханов, Радик Миннәхмәтов, Сергей Белозеров, Леонид Панфилов һәм башка дистәләгән спортчылар автомотоспорт буенча Татарстан һәм Россия чемпионатларында лаеклы җиңүләр яулыйлар.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов сөйләгәнчә, республикада 62 картинг клубы эшли, аларда 3 меңнән артык бала шөгыльләнә. Казанда быелның июль аенда булачак Универсиада балалар һәм үсмерләр арасында спортны пропагандалауда ялкынлы шигарьгә әверелгән.
Республиканың автомотоспорт федерациясе башкаручы директоры Рафаэль Баһаветдинов хәбәр иткәнчә, быелгы сезон 26 гыйнварда «Усад» спорт комплексында ачыла. Биредә «Национальный» классында Татарстан һәм Россия Кубокларының 1 нче этабы һәм «А-1600» төркемендә автоузышлар үткәреләчәк. Республиканың автомотоспорт федерациясе, инде спортның техник төрләре буенча да Олимпиада үткәрү турында уйланырга кирәк, дигән тәкъдим ясады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading