Шәһри Казан

Светлана ЖУРОВА: «Сочида тимераякта узышу экстремаль шартларда узачак»

Тимераякта узышу буенча олимпия чемпионы Светлана Журова, әлеге спорт төре буенча Сочида рекордлар куеп булмаячак, дип саный. Ул бу хакта 2014 елгы Сочи Олимпиадасы объектларының берсе «Адлер-Арена» белән танышканнан соң белдерде.

Реклама

- Әлегә кадәр тимераякта узышу өчен бозны мондый климатик шартларда катырганнары юк иде. Җилләтү, киптерү системалары үзләрен ничек күрсәтер, билгесез. Биредә бит диңгез һавасы. Дөрес, берничә ел элек кышкы Олимпиада узган Ванкуверда да шушыңа охшаш вазгыять иде. Шулай да анда Сочидагы кебек җылы түгел. Биредә катлаулырак булырга охшаган. Шуңа күрә Сочида бозның сыйфатына зур игътибар бирелергә тиеш, дип саныйм. Ул ярышларның башыннан ахырына кадәр бер үк төрле кондициядә булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, спортчыларга экстремаль шартларда чыгыш ясарга туры киләчәк. Шуңа күрә Сочида дөнья рекордларын күрербез, дип уйламыйм. Алдан ук кисәтеп куям: яхшы нәтиҗәләр була ала, әмма рекордлар түгел!
Без, спортчылар, балачактан ук бер шугалактан икенчесенә күчеп, төрле шартларда күнекмәләр уздырырга өйрәнгән. Тимераякта узышу спортының үзенчәлеге дә шунда. Шуңа күрә спортчылар һәртөрле шугалакка җайлаша ала. Арена хуҗасы буларак, Сочида өстенлек безнең спортчыларда булыр, дип уйлыйм. Монда азмы-күпме шөгыльләнгәннән соң, безнең узышчыларда үз-үзләренә ышаныч артачак. Аларга җанатарлар да ярдәмгә киләчәк бит.
Башка спорт төрләрендәге кебек, тимераякта узышуда да уңышка ирешүдә конкуренция ярдәм итә. Командада конкуренция булганда гына без медальгә өметләнә алабыз. Тимераякта команда узышларының нәтиҗәләрен алдан фаразлап та булмый бит әле.
Тимераякта узышу буенча Олимпия медальләренең 12 комплекты уйнатыла. Шорт-трекны да исәпкә алсак, алар 20гә җыела. Гомуми команда зачетыннан чыгып караганда, бу бик мөһим әйбер. Икенче яктан караганда, илләр буенча гомумкоманда зачеты бик дөрес тә түгел. Олимпия хартиясендә Олимпия уеннарының илләр арасында түгел, ә спортчылар һәм спорт командалары арасындагы ярышлар икәне ассызыклана.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: