16+

Тагын бер көрәшче гаиләле булды. Котлыйбыз!

Яшьләргә мәхәббәтләренең мәңгелек булуын, торган саен чәчәк атуын телибез. Сез дә котларга онытмагыз!

Тагын бер көрәшче гаиләле булды. Котлыйбыз!

Яшьләргә мәхәббәтләренең мәңгелек булуын, торган саен чәчәк атуын телибез. Сез дә котларга онытмагыз!

Үз үлчәвендә респуликаның танылган көрәшчесе, Балтач егете Илдан Әхмәтханов та гаиләле булды. Яшьләргә гомерлек мәхәббәт теләп, көрәшче белән "ШК" хәбәрчесе дә аралашып алды.

- Тормыш иптәшем Зилә - Балтач районы Нөнәгәр авылыннан (Илдан - Борнак авылыннан, ред.), икебез дә 1997 елгы. 7 декабрьдә, 2018 елда (Зиләнең туган көнендә) спорт академиясендэ таныштык. Икебез дә шунда укыдык бит. 3 ел да 5 ай очрашып йөрдек. 4 ел тулай торакта тордык. Күрше торакларда гына яшәдек, шуңа да еш очраша идек, кунакларга йөрешә идек. Зилә сервис һәм туризм факультетында укыды,Төркиядә ярты ел эшлэп кайтты (танышканчы ук). Үзем академиянең спорт факультетын тәмамладым, фәнни җитәкчем дә, кураторым да Азат Мөнирович Әхәтов булды.

Очрашкан вакытта төрлесе булды инде, кинолар, свиданиеләргә еш йөрештек. Зиләм көрәш ярышларына килеп карап жан ата иде, Сабан туйлардында гел бергә идек, авылдан авылга өйргәндә дә гел минем минем белән булды.

Никахыбыз исә Казанның "Ярдәм" мәчетендә узды. Бик матур әзерләгәннәр, рәхмәт аларга, никах туен Фәннур Фатыйхов алып барды, алып бару өлеше бик ошады кунакларга. Туйны, Аллаһы боерса, җәй ахырына планлаштырабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэхетлэре булсын!???

    Мөһим

    loading