16+

Тарихи матч җиңү китермәде

Белгородның «Белогорье» командасы белән булган матч Казанның «Зенит» волейбол командасы тарихындагы 700 нче матч иде.

Тарихи матч җиңү китермәде

Белгородның «Белогорье» командасы белән булган матч Казанның «Зенит» волейбол командасы тарихындагы 700 нче матч иде.

Казан командасы өчен җан атарга исә Белгородка өч дистә җанатар барды. Әмма арена хуҗалары аларны, әллә ни кунакчыллык күрсәтергә атлыгып тормыйча, иң начар күренә һәм ишетелә торган секторга урнаштырып куйдылар. «Зенит»­ның уңышсызлыгында әллә шуның да йогынтысы булдымы икән? Ни дисәң дә, җанатарларның кычкырган-сызгырган тавышлары тиешенчә ишетелеп торса, ко­ман­да дәртләнебрәк уйнаган булыр иде төсле. Аннары, уен алдыннан, Мэтью Андерсонның кәефе китеп торган иде... Ни булса да булды, әмма Казан командасы бу матчта уңышка ирешә алмады. Каршы якның да ялгышлары булмый калмады, билгеле, ләкин «Зенит»ның уены, тулаем алганда, көч­сез­рәк булуы күренеп тора иде. Россия чемпионатының ярымфинал сериясенең өченче матчында җиңү, шулай итеп, «Белогорье»га калды. 3 җи­ңүгә кадәрге сериядә исәп «Белогорье» файдасына - 2:1 булды. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы - 19 очко җыйган Дмитрий Мусэрский. Казанлылардан исә Максим Михайлов исәбендә 14 очко.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading