16+

Таш атканга аш атып... (Россия дорфалыгына европача тәрбияле җавап)

Спортчылар арасында артык «йолдызланып» китеп, үзләрен тәкәббер тотучылар аз түгел. Аларның күп такыр төрле җәнҗаллы хәлләрнең каһарманы булганы бар.

Таш атканга аш атып... (Россия дорфалыгына европача тәрбияле җавап)

Спортчылар арасында артык «йолдызланып» китеп, үзләрен тәкәббер тотучылар аз түгел. Аларның күп такыр төрле җәнҗаллы хәлләрнең каһарманы булганы бар.

Россия премьер-лигасында сезон тәмамланганнан соң «Локомотив»ның элеккеге капитаны, җыелма команда уенчысы Д.Глушаков сезонга йомгак ясап, өлкән тренер Славен Биличны «команда белән эшләргә әзер түгел, көчсез белгеч» дип белдергән иде. Моңа каршы хорват тренеры массакүләм мәгълүмат чараларында үз фикере белән уртаклашты:
- Денисның минем турында нәрсә әйтүе миңа барыбер, бу сүзләргә үртәлмим. Минем өчен бу яңалык түгел.
Ике төр кешеләр бар, берәүләр бөтен гаепне башкалар өстенә аудара, икенчеләре проблеманы үзеннән эзли. Д.Глушаков беренче төркемгә керә, күрәсең. Мин һәрдаим ышанган, күп уенда төп составта уйнаган кешедән мондый сүзләр ишетү күңелле түгел, - ди Билич. - Мин Дениска шундый ук җавап бирергә теләмим, ул яхшы уенчы, аңа уңышлар теләп калам. Россия ирекле ил, Глушаков ни тели - шуны сөйли ала.
Сезон тәмамлангач, «Локомотив» җитәкчелеге С.Билич белән килешүне өзде. Хорват белгече үзе моны бик авыр кабул итүен, Россиядә яшәргә һәм озак еллар эшләргә теләвен белдергән иде. Ул бер ел эчендә рус телен дә өйрәнеп өлгерде. Ә аның нинди профессионал икәнен беләсе килгәннәргә Хорватия җыелма командасының чыгышын карарга була, бу команданы С.Билич җитәкли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading