Германиянең Оберхов шәһәрендә башланган биатлон буенча дөнья чемпионатында татар егете Эдуард Латыйпов ирләр һәм хатын-кызлар катнашындагы эстафетада алтын медаль яулады.
Скопировать ссылку
Германиянең Оберхов шәһәрендә башланган биатлон буенча дөнья чемпионатында татар егете Эдуард Латыйпов ирләр һәм хатын-кызлар катнашындагы эстафетада алтын медаль яулады.
Эдуард Белоруссиянең Гродно шәһәрендә туган булса да, үзебезнең Камышлы егете ул. Белоруссиядә аның әнисе яшәгән, ә булачак әтисе Ратмил Латыйпов анда хәрби хезмәттә булган. Шулай итеп, Ратмил хәрби хезмәттә вакытта өйләнә, хатынын һәм малаен туган авылына алып кайта. Эдуардның балачагы һәм үсмер еллары Камышлыда үтә. Билгеле булганча, Камышлы якларында чаңгы спорты үсештә. Беренче тренеры Марат Шәвәлиев та, спортның кышкы төрләре фанаты буларак, авылның чаңгы юлыннан заман таләпләренә җавап бирә торган тренировка үзәге оештыра. Чаңгычылар әйдәп баручы фирмаларның профессиональ инвентарен кулланып шуалар. Хәтта шәһәр спортчылары да Камышлы чаңгыларына кызыгып карыйлар. Ә соңгы елларда биредә балалар өчен чаңгы-биатлон комплексы да булдырылды инде. Ләкин Латыйпов заманында ак кар өстеннән үзләре салган чаңгы юлы буйлап чабарга туры килә. Күп вакытта чаңгы таккан Латыйповның машина юлы буйлап күрше авылларны әйләнеп кайтуын күрәләр.
Комментарийлар