Шәһри Казан

Татар көрәше: килеп җиттек, ничек кайтасы?

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы призына узган көрәш турнирының чираттагысы да тарихка керде. Тарихта иң шау-шулысы булды ул. Бүген сүз сөрешен шул юнәлешкә борасы килә...

Келәмгә кадәрге алыш
24нче бәйгенең җиңүчесе булган Теләче районы көрәшчеләре җиңүләр санын 6га тутырып, Әлмәт командасын куып җитте. Узган елгы чемпионнардан Актаныш өмете Раббани Нургалиев кына титулын саклап калды. Быелгы турнирга шул рәвешле рәсми бәя биреп булыр иде. Рәсмилекне озакка сузасы килми – чемпионнар санау белән төгәллик: үз авырлык үлчәвендә беренче урыннарны Раббани Нургалиев (Актаныш), Искәндәр Мортазин (Әлмәт), Марат Кәримов (Әлмәт), Илнар Галимов (Алабуга), Айдар Алтынбаев (Әлмәт), Радик Сәлахов (Әлмәт) һәм Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән) яулады. Командалар арасында Теләче – беренче, Балтач – икенче, Кукмара көрәшчеләре өченче булды. 

...Чирек гасырга якын тарихы булган турнирның беренче еллардагы икесен, йә булмаса өчесен генә тамаша кылмаганмындыр. Фикерем катгый булды – бу ярышта авыл батырлары гына көрәшергә тиеш! Әмма шундый адымга барырга карар кылынмады, көрәшчеләр дә мөмкинлектән файдаланып, район командаларына таралып бетә килде. Быел мондый фикерне югарыдагылар да ишетте бугай – ярышларга берничә атна кала чит төбәк көрәшчеләрен авыл районнары составына кертмәскә карар кылдылар. Әлеге хәбәр таралу белән фаворитлар хафага төште.

Хафаланырсың да: әнә, җиңүгә дәгъва кылучыларның берсе – Теләче командасының төп составында чит төбәкнең 2 көрәшчесе бил алыша, фаворитларның икенчесе – Зәй районына Ульян батыры мөһим очколар китерә, ләбаса! Хәтта Чистайлар да составны тулысынча чит төбәк көрәшчеләреннән тупларга җыенган, имеш.

Мондый очракта аерым бер команда тарафыннан мөмкин булган барлык рычаглар эшкә җигелә. Бу юлы да вазгыятьнең көрәшчеләрнең теркәлү көнендә генә үзгәрүенә менә шул рычаглар сәбәпче булды да инде. “Келәмгә кадәрге алыш”та Теләчеләр җиңү яулады – чит төбәк көрәшчеләренә бил алышырга рөхсәт бирелде.

Павлик кая?
Турнирны тарихта иң шау-шулысы дип атадык. Теркәлү узып, җирәбәдә катнашып та спортчының ярышка кертелми калуы нинди спорт төрендә булганы бар икән? Көрәш белән кызыксынучылар яхшы белә: көрәшчене үлчәүгә бастырганчы мандат комиссиясе дигән процедураны узарга кирәк. Анда спортчының барлык документлары тикшерелә. Тәртип икән, рәхим ит – үлчән дә, җирәбәдә катнаш. Зәй көрәшчесе Сергей Павлик беренче әйләнеш исемлегенә кертелгән икән, димәк шул адымнарны уңышлы үткән. Юк икән шул, икенче көнне кабат тикшергәннәр үзен – документлары тәртиптә булмаган. Беренче көнне кая  караганнар (әллә кем караганмы?), Ходай белсен.

...Павликның документларында гына түгел, безнең көрәштә гомер буе тәртип булмаган икән бит ул. Монысы шәхсән миңа караңгы иде. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил әфәнде Шәйхетдинов кара пәрдәне күтәрә төште.

– Кызганыч, безнең Татарстанда көрәшчеләр “кимегән” икән авылларда... Мин, 34 ел көрәш ярышларында катнашам. Беркайчан да тәртип булмады безнең татар көрәшендә, – дип язды ул мессенджерларның берсендәге көрәш җанатарлары төркемендә. – Һәр чорда да төрле кланнар, вәкилләр тавыш чыгарып тордылар... Безгә нәрсәгә Татарстан район командалары составында Башкортстан, Марий Эль, Оренбург, Пермь, Ханты-Мансийск регионнары вәкилләре? Безнең татар көрәшендә һәрбер районда 7-10 көрәшче табып булмыймы? Юк, була! Монда көрәшчеләрнең гаебе юк. Кайда яхшы шартлар тәкъдим итәләр – алар шунда.

...Укыдым да, кызык булып китте – кемнең кланы җиңде дә, кемнеке җиңелде соң бу юлы? Келәм тирәсендә кланнар әгъзасы булмагач, җавабым да юк.

Реклама

Кытайдан кайткан халатлар
“Казан сөйли, Мәскәү вакыты белән”, – дип әйткән анда бер мәгълүм кеше. Көрәшебез дә татарлыгын югалтты – тулысынча Россия көрәш федерациясе кагыйдәләренә буйсынды. Беренчедән билгә бәйләмичә көрәшүдән баш тартсалар, икенче үзгәреш көрәш киемнәренә бәйле иде. Шулай итеп, быелгы турнирда Татарстан күләмендәге ярышларның тулысынча татарлыгыннан баш тартуын күрдек.

...Киемнәр димәктән, Татарстан көрәш федерациясенең шушы ярышларда һәр командага спорт формалары тарату гадәте бар. Ун еллап бил алышкан кеше буларак, андый киемнәр үземдә дә дистәгә якын җыелды. Сыйфатлы, уңайлы һәм шуңа күрә дә келәмнән тыш та киеп йөрерлек иде аларны. Ә быелгылары?.. “Кытай халаты”, дип бәя бирделәр анысына. Ертылмаган кием калмады. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дигәндәй Татарстан федерациясе Россиякүләм оешма баскан тырмага басты. Хәтерләсәгез, моннан ике ел элек “Манзара” бәйгесендә кайбер көрәшчеләр ертык кием белән “Пирамида” залында хурлыкка калган иде инде. Көрәшчеләр дә, акча түккән федерация дә кызганыч.

Акча өстенлек итә
Быелгы бәйгене тамашачылар арасында утырып тамаша кылдым. Югарыдан шәп күренә икән. Уңайсыз хәлгә дә калмыйсың. Алайса, әнә, көтүдәге качкын сыерга кычкырган көтүче кебек баш хөкемдарның келәмгә якын килгән тамашачыларны куа-куа тамагына кадәр бетте.  

Тамашачылар арасында булуның тагын бер уңай ягы – фикерләр күп яңгырый. Кызып-кызып бәхәсләшүчеләр дә шунда. Чираттагы бәхәскә Булат Мусин (Яңа Чишмә) белән Айдар Алтынбаевның (Әлмәт) бил алышуы сәбәп булды.

“Сөйләшеп чыкканнар!” – диде берсе уйнап маташуларына түзә алмыйча. “Чынлап көрәшәләр!” – диде икенчесе. “Акча өстенлек итә!” – дип нокта куйды өченчесе. Әлеге “спектакль” Айдарны – чемпион, Булатны – призер итте, Әлмәт командасын 4нче урынга күтәрде. Ә мондый сөйләшеп көрәшүләр бу гына түгел иде. Оятлары үзләренә булсын.

Үзгәрешләр кирәк
Шәхси фикерем шундый: аксакал тамашачыларның йөрәк ярсуын  басарлык итеп көрәшкә булган карашны үзгәртәсе иде. Моның өчен кагыйдәләрне дә яңадан карыйсы, Россия көрәш федерациясенә ияреп җыр сузудан туктыйсы, җәмәгатьчелек фикеренә колак саласы һәм кланнарны фаш итәсе бар.

...Үткән җомгада “Рубин”ның Казанда “Урал” белән уенын 5086 кеше тамаша кылды. Уенның нәтиҗәсе булмагач, стадионда тугры тамашачылар гына кала. Көрәштә дә тамашачылар саны ярыш саен кими. Ноябрь азагына кадәр  республика чемпионаты алдыннан утырып сөйләшү комачау итмәс иде. Халык үзгәреш көтә.

Фото: minsport.tatarstan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 4 ноябрь 2019 - 16:15
    Без имени
    Дөрес сүзләр. Татар көрәшендә мондый хәлләр быел гына түгел, әллә кайчаннан бирле бара инде. Озын сүзнең кыскасы - бардак!