16+

"Бүген безгә Ильяс җитми. Урыны җәннәттә булсын!.."

“Чын татар ир-егете нинди булырга тиеш дип сорасалар, Ильяс Галимов сыман егетләрне әйтер идем” – бер ел элек коронавирустан вафат булган танылган көрәшчене искә алу чарасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

"Бүген безгә Ильяс җитми. Урыны җәннәттә булсын!.."

“Чын татар ир-егете нинди булырга тиеш дип сорасалар, Ильяс Галимов сыман егетләрне әйтер идем” – бер ел элек коронавирустан вафат булган танылган көрәшчене искә алу чарасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

Узган елның июнь башында Татарстанның атказанган спорт остасы, үз чорының бил бирмәс егете Ильяс Галимовның арабыздан китүе көрәш җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, бәлки бөтен татар дөньясы өчен дә көтелмәгән бер хәл булды. Үлеменә өч көн кала “Шәһри Казан” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, Ильяс “теге зәхмәт”не эләктерүе, сөйләшергә хәле юклыгы турында белдерде. Савыгуына да артык өмет багламады кебек ул. Дөресен әйтәм, коронавирусның никадәр куркыныч авыру икәнен Ильясны югалткач кына аңладым. Якын, белгән кешеләр дә китә башлады шулай.

...Һәм менә бер ел узды. Шөкер, Ильяс Галимовның келәмдәшләре дә, соңгы елларда ул хезмәт куйган Әлмәт төбәге дә, якташлары да, дуслары да онытмады. Бала чагы узган Чирмешән районы Туймәт авылында күмелде баһадир егет. Авыл уртасында урнашкан зират яныннан узганда күзгә нәкъ менә аның ташы күзгә чалына. Үзенә күрә һәйкәлне хәтерләтә ул. Шул авылның мәдәният йортында оештырылды да батырны искә алу чарасы. Бу көнне Туймәткә татар көрәшенең бөтен бомонды җыелды дисәм дә, ялгыш булмастыр. Әтисе Самат белән әнисе Зөһрә апа да биредә.
- Дөньядагы иң ачы хәсрәт – үзең исән чакта балаңны кабергә илтеп кую. Газиз балаларыгыз исән булсын. Берегезгә дә андый хәсрәт теләмим, - дип башлады сүзен Зөһрә апа. – Бик дәрәҗәле кеше булган икән Ильясыбыз. Без үзебез тыйнак идек. Ильясның җиңүләре өчен кычкырып та йөрмәдек, эчтән генә горурлана идек. Ә ул әнә нинди зур кеше булган икән. Шулай булмаса, мондый хөрмәт булыр идеме икән?

- Бүген безгә Ильяс җитми. Үлчәү категорияләре нинди булуга карамастан, халык барыбер гәүдәле, аһәңле, зур батыр образы белән яши. Татар халкы ул көрәшле халык, көрәшче халык, дип сөйләшәбез икән, аның символик образы ул, әлбәттә, Ильяс Галимов кебек егетләр, - дип үзенең җылы кичерешләре белән уртаклашты ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Готыф ул Әхмәтов. - Көрәш ул - бик кызык күренеш. Гади карап торучы тамашачы бу пәһлеван батыр чыкты да, кара ничек матур салды дип кенә сөйләшә. Ә бит җиңү өчен көндәшеңне түгел, иң беренче чиратта, үзеңне үзең җиңәргә өйрәтергә, өйрәнергә кирәк. Искиткеч тар кысаларда яшәргә, мәҗбүр итәргә, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Ә бу - бик авыр. Ильяс мондый авырлыкларны җиңеп яшәде. Урыны җәннәттә булсын!

Моннан берничә ел элек Казан Сабан туйларының берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ильяска “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” дигән орден тапшырган иде. “Әле ярый вакытында биргәнбез икән. Бирелмәсә, нинди үкенеч булыр иде”, Әхмәтов.
- Күңел ышанмый. Бер ел узып китсә дә, Ильясның арада булмавына күңел ышанмый, - дип башлады сүзен ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Без дә коронавирусның нинди куркыныч чир икәненә Ильяс вафатыннан соң гына аңладык. Ул беркайчан да дорфа булмады. Көндәшләренә карата да, гади кешеләргә, җитәкчеләргә карата да. Көрәшкәндә бервакытта бәхәсләшеп йөрүен хәтерләмим. Сер түгел, авыр үлчәүдәге көрәшчеләр таза, корсагы зур, авыр хәрәкәтләнә. Ильяс исә нинди ыспай, нык бәдәнле егет булды. Соңгы Россия чемпионаты алдыннан бик борчылган иде ул. Ләкин аягы авыртуга карамастан, үзеннән берничә дистә килограммга авыррак булган көндәшен отты һәм матур итеп көрәшкә нокта куйды.

Көрәш белән Чистай совхоз-техникумында Әдип нуруллин җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый ул. “Көрәшә белми иде әле, капчык иде”, дип искә ала Ильясның келәмдәге беренче партнеры Марат Кубиев. Туксанынчы еллар уртасында Ильяс Әлмәткә килеп урнаша. 

- Ильясны беренче тапкыр 1996 елда күрдем. “Татнефть” оешмалары арасындагы спартакиадада катнашты ул. 19 тапкыр отты ул спартакиаданы. 1997 елда аны Салават Йосыпов Әлмәткә чакырды һәм үзенә эшкә алды. Фәнил Минһаҗев, Зөлфәт, Булат Хафизовларны да шулай чакырып, Әлмәт кешесенә әверелдерде ул. Ильяс та фрезировщик булып эшли башлады. Без килгән елларда аның куллары авырта иде – нәселдән килгән җәрәхәте булган икән. Шуннан мин аңа герлар белән шөгыльләнергә тәкъдим иттем. Ике 24 килолы гер биреп, җилкәсен, кулларын ныгытты, дип искә алды җылы истәлекләре белән уртаклашты нефтьчеләр каласында спорт хәрәкәтен башлап җибәргән танылган тренерларның берсе Илгизәр Димиев. Чыгышын ул “Ирләр булыйк” дигән шигырь белән тәмамлады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading