16+

Татарстан чемпионатында җиңүчеләргә күпме бирәчәкләр? Егылып китә күрмәгез...

Чемпионнарга - 100 000 сум! Мондый хәлнең көрәш буенча Татарстан чемпионатларында булганы юк иде.

Татарстан чемпионатында җиңүчеләргә күпме бирәчәкләр? Егылып китә күрмәгез...

Чемпионнарга - 100 000 сум! Мондый хәлнең көрәш буенча Татарстан чемпионатларында булганы юк иде.

Татарстан чемпионатында чемпион калган егетләргә - 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк! Икенче урында калучыларга - 70 000 сум, ә өченче урында калган көрәшчеләргә 50шәр мең сум акчалата бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта безгә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бүген федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов белән узган ярышларга анализ ясап, алдагы турнирлар турында сөйләшү булган. "Очрашу нәтиҗәсе буларак, Марат Готыф улы көрәшчеләрне стимуллаштыру өчен тагын зуррак мөмкинлекләр булдырырга кирәк дигән күрсәтмә бирде", ди Марсель Таһиров.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading