Россия “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан “Динамо”сы илдә актив эшчәнлек алып баручы, башка төбәкләрдәге динамочыларга үрнәк күрсәтүче җәмгыятьләрнең берсе.
Скопировать ссылку
Россия “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан “Динамо”сы илдә актив эшчәнлек алып баручы, башка төбәкләрдәге динамочыларга үрнәк күрсәтүче җәмгыятьләрнең берсе.
Узган елга йомгак ясау пленумында моны Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе- Татарстан “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сафаров әйтте.
— Казанда узган ел спортның 12 төрендә зур ярышлар үткәрелде, анда “Динамо” җәмгыяте спортчылары уңышлы чыгыш ясап, 32 медаль яулады. Республикада спортны алга этәрергә тырышабыз,-дип башлады үзләренең 2022 елдагы эшчәнлекләре турындагы докладын Татарстан “Динамо” җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин.
Өч ай дәвамында барган Бөтенроссия спартакиадасында республикадан 13 мең динамочы катнашкан, алар 60 алтын, 23 көмеш һәм 32 бронза медаль алган. “Динамо” вәкилләре “Дуслык уеннары” (“Игры Дружбы”) бәйгесендә дә җиңүләргә ирешкән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә бокс буенча ил чемпионатында алтын һәм көмеш, ә дзюдо чемпионатында көмеш һәм бронза медаль бирелгән. Чаңгычылар, аеруча, чаңгычы Андрей Легков зур җиңүләр яулаган. Мылтыктан төз атучылар, чирәмдәге хоккей, синхрон йөзүчеләр дә сынатмый.
— Чаллы шәһәреннән 67 динамочы Россия чемпионатларында призлы урыннарны яулап шатландырды. Татарстан “Динамо”сы җәмгыятенә кергән оешмалар арасында да даими рәвештә смотр-конкурслар оештырабыз. Узган ел Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы-беренче, Җәза үтәтү буенча федераль хезмәт идарәсе (УФСИН)-икенче, Чаллы командасы-өченче, МЧС-дүртенче, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе бишенче булды. Росгвардиягә һәм Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенә спорт чараларында активлык җитеп бетми әле,-диде Салават Гайсин.
Быел Россия “Динамо” җәмгыятенә 100 ел тулуга багышлап төрле спорт чаралары үткәреләчәк. Казан җәй башында динамочыларның Бөтенроссия уеннарын кабул итәчәк.
Комментарийлар