16+

Татарстан һәрвакыт шаккатыра

Россия Президенты Владимир Путин Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышында: «Безнең ил мондый турнирны беренче тапкыр кабул итә һәм без үз алдыбызга аны иң югары дәрәҗәдә уздыру бурычын куйдык. Чемпионатны әзерләүдә катнашучыларга, ФИНА белән берлектә турнирны оештыручыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Аеруча Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов керткән...

Татарстан һәрвакыт шаккатыра

Россия Президенты Владимир Путин Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышында: «Безнең ил мондый турнирны беренче тапкыр кабул итә һәм без үз алдыбызга аны иң югары дәрәҗәдә уздыру бурычын куйдык. Чемпионатны әзерләүдә катнашучыларга, ФИНА белән берлектә турнирны оештыручыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Аеруча Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов керткән...

Россия Президенты Владимир Путин Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышында:
«Безнең ил мондый турнирны беренче тапкыр кабул итә һәм без үз алдыбызга аны иң югары дәрәҗәдә уздыру бурычын куйдык. Чемпионатны әзерләүдә катнашучыларга, ФИНА белән берлектә турнирны оештыручыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Аеруча Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов керткән өлешне билгеләп үтәргә телим. Татарстанда спортны үстерүгә игътибар һәрвакыт зур булды. Дөнья беренчелеге уңышлы узсын өчен уртак тырышлык белән бөтен нәрсә эшләнде. Спортчылар зур осталык күрсәтер, ә тамашачылар зур спорт бәйрәмендә катнашыр дип ышанам».
FINA (ФИНА) президенты Хулио Маглионе:
«Мин ышанам: Казанда ФИНА тарихының яңа, искиткеч бите язылачак».
«Сез һәрвакыт шаккатырасыз»
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының бүген бишенче көне. Казанда көннән-көн спорт бәйрәме рухы сизелә. Спортчылар килә тора, туристлар агыла, шәһәр халкы ярышларга билет алырга чаба, ФИНА паркында берсеннән-берсе күңелле чаралар оештырыла. Һәркем канәгать, һәркем шат елмая. Ни дисәң дә, безнең халык спортны ярата инде. Моны ярышлар барган вакытта да сизәргә була иде. Кайсы ил спортчысы чыгыш ясамавына карамастан, һәрберсен җылы каршылый, алкышларга күмә.
Көтелмәгән икенче урын
Синхрон йөзү ярышларына халык аеруча зур кызыксыну күрсәтә. Яңа төр дисциплина - катнаш парлар арасында синхрон йөзү ярышын да алар бик кызыксынып күзәтте. Безнең парның икенче урынга калуына да бик борчылдылар. Югыйсә, «Семнадцать мгновений весны» совет чоры киносыннан алынган музыка астында күрсәтелгән чыгыш югары дәрәҗәдә башкарылды.
Синхрон йөзү буенча беренче урыннарда гел Россия спортчыларын күреп ияләшкәнгәмедер, Александр Мальцев белән Дарина Вәлитованың икенче урын алуларын тамашачы гына түгел, алар үзләре дә көтмәде бугай.
Журналистлар белән булган очрашуда Александр Мальцев:
- Баштагы стартта хаталарыбыз була торып та, лидерлыкта идек, бүген әлеге ялгышлар кабатланмады, яхшы чыгыш ясадык, тик шулай да безнең нәтиҗәләр начаррак булып чыкты, - дип канәгатьсез генә әйтеп куйды.
Россия спортчыларына реванш алырга мөмкинлек булачак әле, 30 июль көнне микст төрендә ирекле программа буенча ярышлар үтәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, көмеш медаль иясе Александр Мальцев хәзергә Россиядә бер­дәнбер синхрончы ир-ат.
- Катнаш дуэтлар ярышларда катнашмагач, ул перспективасыз иде, бу төр дисциплинаны Олимпиадага да кертсәләр, аның белән шөгыльләнергә теләүчеләр арта гына барачак, - дип билгеләп узды спортчы.
Сүз уңаеннан, Дарина Вәлитова әтисе ягыннан Мәскәү татары икән. Татар телен белмәсә дә, милли ризыклар белән яхшы таныш. Пәрәмәч, чәк-чәк, токмач, казылыкны ярата икән.
Беренче алтын - Ромашинада
Аның каравы техник программа солосында алтын медаль ­Россия спортчысы Светлана Ромашинага эләкте.
- Бу - дөнья чемпионатларында алынган барлык медальләремнең иң кадерлесе, чөнки мин аны үз илемдә үз дусларым һәм үз туганнарым барында яуладым. Чыгышыма килгәндә, мин аңардан бик канәгать, - диде ул журналистларга.
Икенче алтын да синхрончыларда
Синхрон йөзү буенча дуэт төренең техник программасында Россия спортчылары Наталья Ищенко белән Светлана Ромашина алтын медальгә лаек булды.
Наталья Ищенко, бала тапканнан соң, спорттан озак вакытка киткән иде. Дөнья чемпионатында катнашыр өчен, күнегүләргә бары тик сентябрь аенда гына керешкән.
- Киләсе елга Риода җәйге Олимпиада була, шуннан соң спорт карьерасын тәмамларга җыенам, - диде ул.
Ищенко «Казан-Арена»дагы шартларның яхшы булуын да билгеләп үтте.
- Тамашачылар да безгә нык ярдәм итә, алар һәр чыгышны көчле алкышларга күмә, - диде ул журналистларга.
Сүзен-сүзгә

Хулио Маглионе, ФИНА президенты:

- Партнерлар катнашкан һәм мәдәни программа кертелгән моңа охшаш парк һәр чемпионатта оештырыла. Ләкин ФИНА паркының бусы - иң яхшысы! Миңа бик ошый!
Владимир Леонов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры:
- Бу чемпионатта бик күп яңалык кертелде. ФИНА паркының тиңдәшләре башка чемпионатларда да бар иде, ләкин без тәкъдим иткән зурлыкта, күләмдә һичвакыт булмады. Татарстан кунаклары өчен без анда татар милли хуҗалыгы ясап куйдык, анда татар кухнясы ризык­ларын татып карарга була, бу да үзенә күрә бер яңалык. Парк ул - спорт программасына өстәмә, мәдәни тамашалардан ләззәт алу урыны.
Александр Жуков, Россия Олимпия комитеты башлыгы:
- Казан берничә мөһим ярышларны кабул итте инде. Бу шәһәр Олимпия уеннарын да үткәрә алыр иде.
Андрей Шляпников, спорт комментаторы:
- Беркемнең дә беркайчан да мондый ачышлар ясаганы булмады. Ярышларны бассейнда түгел, стадионда уздырдыгыз. Сез һәрвакыт шаккатырасыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading