16+

Татарстанның көрәш федерациясен кем җитәкләячәге билгеле

Тиздән татарча көрәш буенча зурлар арасында да сезон ачыла. Ә ул арада Татарстанның көрәш федерациясен кем җитәкләячәге билгеле булды.

Татарстанның көрәш федерациясен кем җитәкләячәге билгеле

Тиздән татарча көрәш буенча зурлар арасында да сезон ачыла. Ә ул арада Татарстанның көрәш федерациясен кем җитәкләячәге билгеле булды.

25-26 октябрь көннәрендә Казанда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына авыл батырлары арасында традицион көрәш ярышлары узачак. 24 октябрьдә батырлар Казанга килеп үлчәнү һәм теркәлү процедурасын узачак.

18-19 октябрь көннәрендә исә Башкортстанның Нефтекамск каласында Идел буе округы Кубогына мастерлык турниры узачак. Яшьләр биредә спорт остасына кандидат, олылар исә спорт остасы исемен алырга мөмкин.

Ә ул арада Татарстанның көрәш федерациясен кем җитәкләячәге билгеле булды. Безгә килеп ирешкән мәгъүматлар буенча әлеге вазифаны Марат Готыф улы Әхмәтов башкаруын дәвам итәчәк. Билгеле булганча, озак еллар дәвамында республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкләгән, шул ук вакытта җәмәгатьчелек башлангычында көрәш федерациясе рәисе вазифаларын башкарган Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советы депутаты, алай гына түгел, парламент рәисе урынбасары итеп сайланды.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X