16+

«Тәкә биргәндә хәер бар, ә жирәбә белән машина уйнатканда хәер юк»

Баш батырга тәкә бирү — традиция, без аны саклап калырга тиеш. Бәлки, шул ук вакытта тәкә белән бергә кыйммәтлерәк бүләк бирергә кирәктер дип уйлыйм.

«Тәкә биргәндә хәер бар, ә жирәбә белән машина уйнатканда хәер юк»

Баш батырга тәкә бирү — традиция, без аны саклап калырга тиеш. Бәлки, шул ук вакытта тәкә белән бергә кыйммәтлерәк бүләк бирергә кирәктер дип уйлыйм.

Сабан туенда баш батырга тәгаенләнгән төп приз — автомобильне жирәбә буенча уйнату традициясе 2018 елда Чувашиядә узган федераль Сабан туенда башланган иде.

Шулай итеп, бүләк абсолют батыр калучыга түгел, ә жирәбәне тартып чыгаручыга эләгә.


Бу вакыйга көрәшчеләр һәм хөкемдарлар арасында бәхәс кузгатты. Каршы чыгучылар да, хуплаучылар да бар. Иң мөһиме — бу мәсьәләгә беркем дә битараф калмады. «Татар-информ» хәбәрчесе бу уңайдан Башкортстан һәм Татарстан мөфтиләренең фикерен белеште.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сабантуйда баш батырга тәкә бирү һәм төп бүләк — машина жирәбә белән уйнатылу проблемалы хәл түгел дип саный, әмма «машина кирәгрәк» җөмләсен аерым интонация белән басым ясап әйтте:

- Бүләккә көрәшергә ярыймы, дигән сорау булса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) Мәккәнең иң көчле кешесе Рукана белән очраша. Рукана аның белән көрәшергә тәкъдим итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моны җиңә бара. Рукана тәкә бирә. Шуннан соң, Рукана ислам динен кабул итә, ә аның тәкәсен ул кире кайтара. Моннан чыгып, бүләк өчен көрәшергә яраганлыгын аңлыйбыз.

Сарык белән чагыштырганда, бүгенге көндә машина кирәгрәк. Бүләкне жирәбә белән уйнату мәсьәләсенә килгәндә, ул динебездә юк, шуңа күрә сорауга җавап бирә алмыйм.

Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин тәкә белән беррәттән кыйммәтле бүләк бирергә кирәк дип саный:

- Жирәбә белән бүләк уйнату — тыелган эш түгел. Ул барыбер кемгәдер төшәргә тиеш бит. Әмма кайбер кеше шундый сүзләр әйтә: «Тәкә биргәндә хәер бар, ә жирәбә белән машина уйнатканда хәер юк», — ди. Әмма шуны аңларга кирәк: сарык яисә тәкә элекке вакытларда зур бүләк булып саналган. Бүгенге көндә аның кыйммәте кимеде, ләкин традиция кала бирә.

Мин моны Англиядәге телефон будкалары яисә әле дә үз урынында утырган Англия Королевасы белән чагыштырыр идем. Будкалар тора, тик бер кеше дә аның белән кулланмый. Бу да шуның кебек: баш батырга тәкә бирү — традиция, без аны саклап калырга тиеш. Бәлки, шул ук вакытта тәкә белән бергә кыйммәтлерәк бүләк бирергә кирәктер дип уйлыйм.

Зилә Мөбарәкшина, Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading