16+

Традицияләре бар. Киләчәккә дә өмет бар...

Җитәкчеләре дә Россия, Европа, дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт остасы. Димәк, көрәшергә теләүче балалар, яшьләр булса, биредә чынлап та элеккеге даннарны кайтарырга мөмкиннәр әле. Бирсен Ходай!

Традицияләре бар. Киләчәккә дә өмет бар...

Җитәкчеләре дә Россия, Европа, дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт остасы. Димәк, көрәшергә теләүче балалар, яшьләр булса, биредә чынлап та элеккеге даннарны кайтарырга мөмкиннәр әле. Бирсен Ходай!

ТР көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров Чистайдан андагы көрәш торышы белән танышып кайтканнан соң әнә шундый фикер белдерде. "Мәгаз абый, Әсхәт абыйлар, Данил Галиев, Равил Хәйруллин, Ильяс Галимовлар, әле минем белән дә күпме бил алышкан нәкъ менә шушы төбәк батыры Рафаэль Гимадиевлар... Чистайда, артык зур дәрәҗәдә булмаса да, көрәш традицияләре бар. Чистай совхоз-техникумында гына да күпме батырлар шөгыльләнеп, күпме батырлар республика, Россия дәрәҗәсендә танылу алган иде бит. Бүген биредә милли спорт төребезгә янә йөз белән борылганнар", диде ул сәфәрдән кайтып барышлый ШК хәбәрчесенә.

Бүгенге көндә бигрәк тә яшьләргә өмет баглыйлар биредә. Балалар, яшьләр, гомумән, көрәшчеләр белән шөгыльләнү, көрәшне үстерү өчен талантлы егет, татарча көрәш, билбаулы көрәш буенча инде республика, Россиядә генә түгел, ә дөнья күләмендә дә танылу алган күрше Алексеевск егете Илнар Закировны чакырганнар. "Боз акрын гына кузгалып килә монда", ди Марсель Таһиров. Гадәттәгечә, келәмгә чыгып, Илнарның үзе белән дә бил тартышып караган әле үзе.

Аннан килеп, Чистайда да көрәшне яратучы иганәче бар. Марат Губеев төрле яклап көрәшкә ярдәм итәргә алынган. Соңгы елларда Сабантуйларына абсолют батырлар өчен генә дә 4 машина алган икән инде. Аннан килеп, белүебечә, төрле ярышларга чистайлылар Башкортстан, хәтта Төмән егетләрен дә чакыргалыйлар. Баксаң, аларга да ел әйләнесендә акча түли икән әле ул. Шунысын да онытмыйк, Чистай районы "глава"сы да спортка бик якын кеше. Аерым алганда, Дмитрий Иванов армспорт буенча Россия, Европа, дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт остасы. Димәк, көрәшергә теләүче балалар, яшьләр булса, биредә чынлап та элеккеге даннарны кайтарырга мөмкиннәр әле. Бирсен Ходай!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading