16+

Универсиада ачылышы тантанасы серләре чишелә

Казан Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы тантанасына әзерлек бара.

Универсиада ачылышы тантанасы серләре чишелә

Казан Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы тантанасына әзерлек бара.

Репетициядә Казан мэры Илсур Метшин белән Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин да катнашты. «Теләсә нинди ачылыш тантанасы тамашачылар, хәтта оештыручылар өчен дә сюрприз элементы булып тора», - дип билгеләп үтте шәһәр мэры. Аның сүзләренчә, тантана нечкәлекләре санаулы кешеләргә генә билгеле. Һәркем үз эшен белә, әмма гомуми күренештән хәбәрдар түгел. «Ачылыш тантанасы ул - безнең кешеләр, традицияләр, мәдәният, бию, хәрәкәт, декорация, спектакльләр белән, бөтен дөньяга ил, яңа Россия, Казан, борынгы тарих турында сөйләү мөмкинлеге», - диде Илсур Метшин.
20 июньнән башлап яңа стадион - «Kazan-Arena»да генераль репетицияләргә керешергә планлаштырыла. Универсиада ачылышы тантанасында исә Казанның 70 иҗат коллективы, тамашаларда 1,5 меңгә якын кеше катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading