16+

Универсиада уты Хабаровск краенда

Казанда 2013 елда булачак студентлар уеннары - Универсиада уты акрынлап безгә таба килә. Көньяк Кореяның Пусан шәһәреннән самолет белән Владивостокка китерелгәннән соң, аның Казан тарафына озын сәяхәте башланды. Эстафета маршруты Россиянең иң эре 30 студентлар үзәкләре аша үтәчәк. Хабаровск студентларына да Казанда узачак Универсиада утын вакытлыча булса да саклап тору...

Казанда 2013 елда булачак студентлар уеннары - Универсиада уты акрынлап безгә таба килә. Көньяк Кореяның Пусан шәһәреннән самолет белән Владивостокка китерелгәннән соң, аның Казан тарафына озын сәяхәте башланды. Эстафета маршруты Россиянең иң эре 30 студентлар үзәкләре аша үтәчәк. Хабаровск студентларына да Казанда узачак Универсиада утын вакытлыча булса да саклап тору бәхете тәтеде. Аннан соң ул Якутиягә һәм Иркутск, Красноярскида урнашкан федераль югары уку йортларына юл тотачак. 2013 елның 6 маенда фирма поезды һәм ут эстафетасы автоколоннасы Себернең, илнең көньяк һәм көнчыгышы, Үзәк Россия һәм Идел буеның эре шәһәрләре буенча хәрәкәт итә башларга тиеш.
Һәр шәһәрдә дә факел йөртүчеләр, бер-берләрен 100-200 метр саен алыштыра барып, үзәк урамнар һәм университетлар биләмәләреннән йөгереп узачак. Универсиада утын йөртү хокукы исә спортта һәм җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкәннәргә, уку алдынгыларына, иң яхшы волонтерларга, югары уку йортлары ректоратлары һәм төбәк администрациясе вәкилләренә генә бирелә.
Ут Казандагы финишка 6 июльдә, ягъни XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы ачылышы көнне килеп җитәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading