16+

Универсиада уты – Татарстанда

Бүген Универсиада уты Татарстанга килеп җитә. Ут эстафетасын иң беренче булып республиканың Баулы шәһәре кабул итәчәк. Аннары аны волонтерлар белән спортчылар республиканың барлыгы 43 торак пунктында йөртеп чыгачак. Ә Казанга исә ул 6 июльгә Универсиада ачылышы тантанасына килеп ирешәчәк.

Универсиада уты эстафетасының Россия этабы быелның гыйнвар аенда старт алган иде. Иң беренче булып аны Владивосток халкы кабул итте. Ә менә утның «дөнья тирәли сәяхәте» узган елның июль аенда ук башланды. Бу вакыт эчендә ул дөньяның биш кисәгендә булырга өлгерде.
Универсиада уеннарының үзенә килгәндә, анда Казан данын 41 спортчы яклар дип көтелә. Казан спортчылары 16 спорт төрендә чыгыш ясаячак. Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев сүзләренчә, Универсиаданың спорт программасына 27 спорт төре кертелгән. Анда Россия җыелма командасы делегациясе иң зуры булачак. «Россия җыелмасы составына 663 спортчы керде. Төп составта Казаннан 16 спорт төре буенча 41 спортчы, тагын 45е - резервта», - дип хәбәр итә ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading