Шәһри Казан

XX гасыр башында татарлар арасында спорт

Бүгенге тормышыбызны спорттан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Физкультура һәм спорт үсеше нигездә совет чоры белән бәйләп каралса да, тарихның ераккарак, патша заманнарына ук барып тоташуы билгеле. Россия империясендә спортка булган игътибар аеруча XX гасыр башында арта. Бу чорда татарлар арасында да спорт белән шөгыльләнү, аны пропагандалау киң тарала.

Халкыбызда ат чабышы, көрәш кебек спорт төрләре бик борынгы заманнардан ук килә. ХХ гасыр башында Россиягә Ауропада популяр булган бокс, футбол, хоккей, теннис кебек спорт уеннары үтеп керә. Татарлар да бу шаукымга бик теләп кушыла. Мәсәлән, «Кара малай» кушаматы белән танылган Сабан туе батыры Нурмөхәммәт Алимов 1915 елда бокс буенча Россиянең абсолют чемпионы дигән исемгә лаек була.
1874 елгы хәрби реформадан соң хезмәт итү вакыты кыскартылып, армия сафларына барлык катлау кешеләре алына башлагач, булачак солдатларның физик яктан үсешенә һәм хәрби әзерлекләренә игътибар арта. Рус уку йортларында гимнастика дәресләре дә шул максат белән кертелә, татарлар да заман сулышыннан калышмый. «Шура» җурналының баш мөхәррире Р.Фәхреддин үзенең нәсыйхәтләрендә гимнастиканың файдасы турында сүз алып бара, физик күнекмәләрне, билгеле кагыйдәләр буенча эшләнгән очракта, тәнне чыныктыру өчен менә дигән чара дип саный. Гимнастиканың кан йөрешенә, кешенең аппетитына, интеллектуаль үсешенә яхшы тәэсир итүен дәлилләп, Р.Фәхреддин даими рәвештә хәрәкәтләнү кирәклегенә ишарәли, гимнастика гына түгел, ә бәлки йөзү яисә атта чабу, басуда эшләү дә бары тик файда гына китерә, ди. Бу чорда спорт белән егетләр генә түгел, кайбер туташлар да бик кызыксынган. Муса Бигиевның булачак тормыш иптәше - Чистай кызы Әсма Камалова гаиләсендә, мәсәлән, гимнастика белән шөгыльләнү гадәте булган.
Гимнастика дәресләре җәдит мәдрәсәләренең уку программаларына да кертелә бара. 1907 елда Сембер шәһәрендә фабрикант Акчуриннар ачкан ирләр мәктәбендә, 1912 елдан Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укучылар физкультура белән шөгыльләнә башлый. Кышын «Галия» шәкертләре мәдрәсә ишегалдындагы шугалакта тимераякта шуарга яратканнар. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе янында да шундый шугалак булган. Казан яшьләре Кабан күленең боз белән каплануын көтеп ала торган булганнар. Сәүдәгәр Сөләйман Аитов белән мөгаллимә Фатыйха Аитованың уллары Ибраһим да тимераякта шуарга бик яраткан, спорт җәмгыяте әгъзасы булып торган.
Әлбәттә, спортның күп төрләре белән бай гаиләләрдә үскән яшьләр генә шөгыльләнә алган. Чөнки, әйтик, XIX гасыр ахырларында кулланылышка керә башлаган велосипедлар бик кыйммәт торган. Шуңа күрә, балаларына велосипедны сәүдәгәрләр, баерак кешеләр генә алып бирә алган. Мәсәлән, булачак драматург Мирхәйдәр Фәйзигә Ырымбур сәүдәгәрләре Хөсәеновларда эшләгән әтисе кыйммәтле велосипед бүләк иткән. Заманның танылган шәхесләре - Азимов, Айтуганов, Агафуров һәм Тимкиннар Казан, Екатеринбург һәм Пермь шәһәрләренең велосипедчылар җәмгыятьләрендә әгъза булып торганнар. Велосипед спорты белән кызыксынучылар татарлар арасында арта бара, хәтта ярыш төре буларак, шәһәр Сабан туйларына да кертелә. Велосипедлар һәм тимераякларның тәнгә сәламәтлек китерүен дә таныганнар. Драматург Кәрим Тинчуринның, табиблар киңәшен тотып, ябыгу өчен буш вакытын велосипедта йөреп уздыруы билгеле.
XX гасыр башында шәһәр татарлары арасында спорт уеннары инде киң тарала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: