16+

Яңа елда казанлылар «Берлин»ны «штурмларга» әзерләнә

Россия Суперлигасының 11 турында «Зенит» Новосибирскиның «Локомотив»ы белән очрашкан иде. Лидерлар уены һәрчак киеренке төстә уза. Бу юлы да уңышка әле бер, әле икенче як ирешеп килде, нәтиҗәдә, җиңүчене билгеләү өчен бишенче сетны - тай-брейкны уздырырга туры килде. Монда исә Казан волейболчылары 15:12 исәбенә җиңүгә иреште.

Бу «Локомотив»ның «Зенит»тан рәттән тугызынчы тапкыр җиңелүе һәм тугыз уенда да көндәшләр җиңүчене тай-брейкта гына ачыклый алды. Өлкән тренер В. Алекно әйтүенчә, «Локомотив» белән биш сетның да уйналуына гаҗәпләнәсе юк, новосибирскилылар ике тапкыр Россия Кубогына ия булган иде. Казан командасы бүгенге көндә «Локомотив»тан өч очкога калыша һәм үз төркемендә икенче урында бара. Алда безне Белгородта узачак «Алтылык финалы» көтә, биредә бу ике лидер плей-офф уеннарында очраша алачак.
Яңа елны Казан волейболчылары Германиядә «Берлин» командасы белән очрашудан башлап җибәрәчәк. Чемпионнар лигасының плей-офф уеннарында якташларыбызга нәкъ менә шушы көндәш белән уйнарга туры килә. Киләсе очрашу исә гыйнвар ахырында Казанда булачак. Плей-офф этабына чыккан унике команданың икесе - Россия («Зенит», «Динамо»), Польша белән Италияне - өчәр, ә Словения, Германия, Төркия һәм Бельгия данын берәр команда яклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading