16+

Яңа көрәш елын ачтылар. Кыш бабай да бар иде

Гадәттәгечә, яңа елның беренче көннәрендә үк Сабада яшь көрәшчеләр бил алышты.

Яңа көрәш елын ачтылар. Кыш бабай да бар иде

Гадәттәгечә, яңа елның беренче көннәрендә үк Сабада яшь көрәшчеләр бил алышты.

Саба районының Сатыш авылында көрәш буенча 2004 елда туган һәм аннан да кечерәк яшь батырлар арасында район беренчелеге узган. Бәйгедә Саба, Кукмара һәм Теләче районнарыннан 80нән артык көрәшче катнашкан. "Көрәш бик әйбәт, җылы төстә узды. Бәйрәмнәр көннәре булуга карамастан, яшьләр әзерлекле килгән иде, - дип хәбәр итте безгә Саба районы тренеры Илдар Ермолаев. - Һәрбер көрәшчегә Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләре тапшырылды, шуңа хәтта җиңүчеләр арасына керә алмаган яшь батырларыбыз да зур канәгатьлек хисе кичерделәр. Җиңүчеләр һәм призерларга исә акчалата бүләкләр тапшырылды".

Җиңүчеләр белән дә танышыгыз:

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading